Мортазина Рокия Әхмәдулла кызына 10 май көнне 90 яшь тулды.

2018 елның 10 мае, пәнҗешәмбе

Балтач җирлегендә гомер итүче Мортазина Рокия  Әхмәдулла кызына  10 май көнне 90 яшь тулды. Балтач муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Балтач шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Фиалка Закировалар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Россия Президенты В.В. Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы һәм Балтач шәһәр җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

Элеккеге Буденный  хәзерге Буа районының Иске Тинчәле авылында туып-үскән кызга   Балтач якларына килеп җиткәнче авыр сынаулар, урау юллар аша үтәргә туры килгән.  “Бүгенге көнем бик рәхәт, мин бик бәхетле картлыкта яшим.  Үткәнемне,  сугыш елларын искә алып сөйлисе, җанымны тагын бер кат  яралыйсым килми.  Шулай да кыска-кыска гына әйтеп үтим әле...”  дип сүз башлады Оркыя  апа.

– Мин үзем  1925нче елгы. Минем 90 яшьлегемне 3 ел элек уздырдылар инде. Ул чорда документларны үзгәртмәгән булсалар, миңа бүген 93 яшь тулган булыр иде. Ә туган көнем шушы дата буенча сакланып калган. Документларны дөресләтеп йөрмәдек инде, шулай калды.  3 елга “яшьрәк” булып йөрдем. Шуның аркасында үз яшьтәшләремнән калып, 3 ел артык эшләргә, соңлап пенсиягә чыгарга туры килде... Язмыш мине кечкенәдән аямаган, җәлләмәгән инде. Кайгы-хәсрәтне күп кичердем. Миңа 4 яшьлек чагымда әнием үлеп китте. Ике абыем бар иде.  Алар да яшүсмер малайлар гына. Әти яшь хатынга өйләнде. Озак яши алмадылар әтиебез дә 1936 елда, 10 яшьлек чагымда вафат булды. Без 3 ятим калдык. Безне күрше авылда яшәүче апа белән җизни карап үстерде. Үзләренең дә 4 баласы бар иде, 7әү булдык. Аларга җиңел булмагандыр инде...

Сугыш чорларында колхозга эшкә кердек. Олы абыем Мәскәүгә эшкә китте, икенчесе колхозда тракторчы булды, басудан кайтып керми эшләде. Ачтан үлмәс өчен эшләдек тә эшләдек.  1940 елда ике абыемны бергә армиягә алдылар, икенче елга сугыш башлангач, фронтка керттеләр, дигән хәбәрләре килде. 15 яшьлек чагымда мине олы кызлар белән Иске Шәйморза районының Әлши авылы техникумына комбайнга өйрәнү курсларына укырга җибәрделәр. Укып кайткач комбайнчы ярдәмчесе булып эшләдем.  Аннан соң Донбасс ягына шахтага эшкә киттем. Шунда мин Балтач районының Чапшар авылы егете Мортазин Фәрит белән танышып, гаилә кордым. Анда балаларыбыз туды. 1968 елда Балтачка күченеп кайттык. “Балтач Сельхозтехникасы”на икебез дә эшкә урнаштык. Башта Кариле, аннан соң яңа йорт салып, Норма авылында яшәдек. Иптәшем озак еллар  трактор двигательләре ремонтлаучы, ә мин төзелеш бригадасында штукатур-маляр булып эшләп, лаеклы ялга чыктым. Кариледәге олы юл буенда тезелеп киткән күпкатлы йортларның барысын да безнең бригада эшләп чыкты. Хәзер шул йортларга үтеп киткәндә карыйм да, үткән гомер, дип куям...

Әйе, менә шулай узды безнең тормыш. Өч кызыбыз туды, инде хәзер иң олы кызым Гөлсинә дә 73 яшькә җитте. Икенче кызым Миңнегөл Төмәндә яши, өченчесе – Фәридә. Мин бүгенге көндә Кызым Фәридә белән улымдай якын киявем Наил тәрбиясендә Балтачта гомер итәм. Киявем Наил төзелеш оешмасы җитәкчесе, никадәр зур, игелекле эшләр башкаралар алар. Үзем гомер буе төзелештә эшләгәч,  бу хезмәтнең авырлыгын бик яхшы аңлыйм.  Икенче киявем Раиф Балтачта мәчет салдырып куйды. Инде ничә еллар “Раиф” мәчете халыкка хезмәт итә, иман байлыгы тарата. Мин кызларыма караганда да кияүләремне якынрак күрәм. Кайберәүләр тапкан-баккан, үстергән улларыннан да мин күргән кадәр кадер-хөрмәт күрмиләр. Барысы да олылап, зурлап яшиләр. Мең рәхмәт аларга!

Бүгенге көндә 3 кызымның да гаиләсе бар, 8 оныгым, 13 оныкчыгым бар. Тик кызганыч, узган ел Төмәндәге  оныгым Рим белән киленебез Лилия юл фаҗигасендә һәлак булды, аларның берсеннән-берсе кечкенә 3 ир баласы калды. Шул оныкчыкларым хәзер киявем Раиф белән кызым Миңнегөл тәрбиясендә үсәләр. Аларны уйламаган бер көнем дә юк,  – ди Рокия апа гаиләләренә килгән зур кайгы-хәсрәт белән уртаклашып,     оныкчыклары төшкән фотосурәтне кулына алып.

Әйе, тормыш юлы шулай үтә юбилярыбызның. Язмыш киртәләрен сабыр гына кичеп, бүгенге көндә ул акъәби булып гомер итә. Көн дә азан тавышы яңгыраган һәр иртәдә кыйблага карап, без күргән кайгы-хәсрәт, сугышларны киләчәк буыннар күрмәсен дип, ил-көнгә иминлек, якыннарына исәнлек, хәерле гомерләр тели.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International