Бүген - 28 апрель көнне узган Өченче чакырылыш Балтач район Советының егерме икенче утырышында район үзәк хастаханәсе баш табибы Газинур Дәүлиев Балтач муниципаль районында сәламәтлек саклау системасының торышы турында чыгыш ясады.
Хәзерге көндә районның сәламәтлек саклау учрежденияләренең көндәлек эшчэнлегендә төп бурыч булып халыкка тулы күләмдә беренчел медик-санитар, амбулатор-поликлиник учрежденияләрдә квалификацияле табиблык ярдәме, тәүлек буенча һәм көндезге койкаларда стационар ярдәм курсәтү тора. Шулай ук төп бурычларның берсе - ул район территориясендә яшәгән һәр мохтаҗ булган кешегә ашыгыч ярдәмне оптималь дәрәҗәдә оештыру, аны билгеләнгән вакытта күрсәтү. Халык арасында актив санитар пропаганда алып бару, кешеләрнең гомуми санитария, медицина культурасын күтәрү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау шулай ук безгә йөкләтелгән. Төп максатыбыз- югарыда саналган медицина ярдәмнәре районда яшәгән һәр кешегә (яше,карты) “доступно” булырга тиеш, кирәкле вакытта (үз вакытында) һәм югары сыйфатлы итеп башкарылырга тиеш. Шулай ук авыруларның безнең хезмәттән кәнагать булуын күтәрергә, безгә бирелгән ресурслардан максималь эффектлылык белән файдаланырга тырышабыз.
Хәзерге вакытта район халкына медицина ярдәме 55 медицина учреждениясендә күрсәтелә, шул исәптән: ЦРБ,ЦВА,КВА,ЯВА һәм 51 авылда урнашкан ФАПларда. Учрежденияләр челтәре район территориясендә оптималь рәвештә урнашкан дип саныйбыз, барлык учрежденияләр арасында транспорт бәйләнеше яхшы, дәвалау учрежденияләренә максималь ераклык 25 км дан артмый.
Дәвалау учрежденияләренә районда яшәүче 31363 кеше гариза нигезендә беркетелгән (районда госкомстат мәгълүматлары буенча барысы 33555 кеше яши) - 93,5%(2192). Беркетелгән халыкның структурасына килгәндә - 0 дән 18 яшькә кадәрлеләре – 6862 бала(21,9%), 18 яшьтән олыраклар – 24501 кеше(78,1%), шул исәптән песия яшендәгеләр -7781, яки барлык халыкның 24,8%. Ципья участогына 6960 кеше, Янгул-3985, Кариле участогына 3607 кеше, калганнары Балтач участогына беркетелгәннәр.
Нормативлар нигезендә районда 9 балалар табибы участогы һәм 14 гомуми практика табибы участоклары булдырылган, барысы да тулысынча диярлек кадрлар белән тәэмин ителгәннәр. Ашыгыч ярдәм бүлегендә 2 бригада кизүдә тора. Үзәк хастаханәдә эштән соң, ял, бәйрәм көннәрендә даими тәүлек кизү тәэмин ителгән, кирәк булган очракларда кирәкле специалистлар өйдән чакыртыла.
Эшләүчеләрнең саны 407, шул исәптән-59 табиб, 236 урта медицина хезмәткәре һәм башка төр категория специалистлар. Сонгы елларда специалистлар арасында “буыннар алмашу” процессы күзәтелә. Мәсьәлән, 2015 елдан башлап безгә эшкә 15 табиб килде, ә 13е төрле сәбәпләр белән эштән киттеләр.
Яңа белгечләр җәлеп итү буенча максатчан эш алып барырга тырышабыз, яңа эшкә кайткан 6 табибка “Земский доктор” Федераль программасы кысаларында 1әр миллион сум күләмендә пособие түләнде, тагын 3 табибка заявка бирелде, 1 табибка Республиканың Грант программасы нигезендә 500 мең сум куләмендә ипотека акчасы компенсацияләнде. 2017 елда Республика Президенты һәм район хакимияте ярдәме белән 2 табибка аерым йортлар төзелеп, аларда бүген яшиләр инде.
Коллективта 6 “Заслуженный врач РТ”, 1”Заслуженный работник здравоохранения РТ”, 2 “Отличник здравоохранения РФ” эшли. Пенсия яшендәге табиблар – 13(22%)
Сәламәтлек саклау системасының консолидацияле бюджеты күләме 2017 елда 172,6 млн.сум булды һәм ул соңгы елларда бик үзгәрми, 95% ка якын финанс средстволары мәҗбүри медицина иминияте системасыннан керә, 5% артыграгы-түләүле хезмәтләр хисабына.
Бюджет структурасында 80% һәм югарырак өлешен хезмәт хакы һәм аңа начисленияләр алып тора, калганнары - медикаментлар һәм расход материаллары, авыруларны ашату, коммуналь хезмәтләре һ.б.
Дәвалау учрежденияләренең материаль-техник хәле, аларның төрле диагностика һәм дәвалау җиһазлары белән тәэмин ителүе бүгенге көндә кәнагатьләнерлек дип әйтер идем, гәрчә алар инде тулы күләмдә бервакытта да җитми, булганнары искереп тора, яңа төрле белгечләр кайта, яңа технологияләр кереп тора, ә безнең үзебезнең средстволар хисабына аларны сатып алырга бөтенләй диярлек мөмкинлегебез юк.
Соңгы 6-7 елда безнең тармакта төзелеш һәм капиталь ремонт буенча нинди күләмле эшләр эшләнгәнне сез инде күреп торасыз, аларга тукталып тормыйм.
Районда яшәүче халыкның сәламәтлек дәрәҗәсен күрсәтә торган күрсәткечләргә килгәндә, аларның кайберләре белән таныштырып үтәм.
(1992-2017) Демографик күрсәткечләр буенча безнең 1992 елдан алып бара торган таблица бар-анда динамика бик яхшы күренә. Туучанлык (Рождаемость) – бу күрсәткеч буенча без республиканың районнары арасында күп еллар буенча алдагы урыннарда бардык, бары тик соңгы 2 елда гына безне узган районнар бар( Питрәч, Саба, Биектау).
Дәвалау учрежденияләренең эшчәнленең төп күрсәткечләренең берсе-ул смертность (үлүчәнлек). Чөнки бу күсәткечкә без турыдан-туры тәэсир итә алабыз. Безнең диагностика һәм дәвалау мөмкинлекләре, һәр этапта (ФАП, амбулатория, ЦРБ) эшнең ни дәрәҗәдә оештырылуы, кадрларның квалификация дәрәҗәсе, ашыгыч ярдәм бүлегенең эшчәнлеге һ.б. бик күп факторлар бу күрсәткечнең югары яки түбән булуын тәэмин итәләр. Бу күрсәткеч буенча да без Республикада иң яхшылардан (10,7 на 1000 население).
Эш яшендәгеләр арасында гомуми үлүчәнлекнең (общая смертность) уртача Республика күрсәткечләреннән хайранга ким булуы-ул безнең өчен тагын бер яхшы күренеш. Заболеваемость (авыртучанлык) буенча бер генә слайд күрсәтеп китәсем килә, ул онкологик авырулар белән авыртучанлык. Бүгенге көндә Балтач районында төрле онкологик авырулар белән 789 авыру исәптә тора, яки һәр 42 нче кеше (РТ-37), шул исәптән быел яңа 34 авыру ачыкланды, шуларның 62% I-II стадияләрдә.
Соңгы елларда инфаркт миокарда, инсульт кебек авырулардан үлү очракларының кимүен, аларны кичерүчеләр арасында инвалид булып калучыларның кимүен без районара сосудистый центрның югары технологияле медицина үзәкләренең яхшы эшчәнлекләре белән бәйлибез. Шулай ук 1 яшькә кадәр балалар үлүе нык кимеде, бу уңышлы нәтиҗәгә без ДРКБ һәм яңа перинаталь үзәкнең эшчәнлеге белән бергә ирешәбез.
Медицина учрежденияләренең эш нәтиҗәләре һәм халыкның сәламәтлек күрсәткечләрен эченә алган Республика күләмендә рейтингта 2017 ел буенча без Чаллы белән Нижнекамскидан кала мактаулы 3 нче урынны ала алдык.
Дәвалау учрежденияләренең эш нәтиҗәләрен билгели торган төп критерийларның берсе-ул халыкның безнең хезмәттән, аның нәтиҗәсеннән кәнагатьләнү дәрәҗәсе (удовлетворенность населения). Бу критерий медицина иминият компанияләре, ЦЭСИ һәм шушы өлкәдә эшли торган специальләшкән компаниянең анкеталаштыру (анкетирование), сораштыру
(опрос) нәтиҗәләре нигезендә формалаша, бу сан 2017 елда район буенча 84% тәшкил итте, I кварталда “АкБарсМед”) иминият компаниясе анкетирование үткәрде-нәтиҗәсе 83%. Шулай ук дәвалау учрежденияләренә бәя халыктан килгән шикаятьләр, төрле обращенияләр, “Халык контроле”, “Горячая линия”гә килгән фикерләр, район җитәкчелегенең төрле вакытларда һәм төрле формаларда халык белән очрашу вакытларында булган фикерләр белән формалаша.
Анализ ясап караганда, иң күп кәнагатьсезлек, зур җитешсезлекләр авыруларның амбулатор-поликлиник учреждениеләргә мөрәҗәгать иткәндә күзәтелә. Сәбәбе аерым белгечләргә күренү өчен чиратлар озын булуы
(невролог, УЗИ, окулист), бар төр диагностик тикшерүләрне 1 көн эчендә генә үтеп бетереп булмавы, медицинская этика һәм деонтология принципларының бозылуы, персонал тарафыннан тупас һәм дорфалык күрсәтү фактлары, яхшы, уңай мөмкинлекләр (мед.сервис) җитмәү һәм башка кайбер җитешсезлекләр.
Бу кимчелекләрне киметү һәм бетерү йөзеннән безнең тарафтан даими рәвештә эш алып барыла. Чиратларны бетерү өчен беренче чиратта кадрлар мәсьәләсен хәл итү кирәк, ул өлкәдә без актив эш алып барабыз, ул турыда мин инде әйтеп үттем.
Көндәлек хезмәттә информацион технологияләр куллануны арттыру йөзеннән учрежденияләргә күп санда компьютер техникалары кайтарып урнаштырылды, автоматлаштырылган бердәм дәүләт информацион челтәрендә эшләүгә күчтек. Электрон рәвештә,табибларга күренергә дип чиратка язылыр өчен 2 электрон терминал эшли: Балтачта һәм Кариле амбулаториясендә. Шул ук вакытта портал Гос.услуги аша да, телефоннар аша да һәм турыдан-туры поликлиниканың үзендә дә, ФАПлар аша да чиратларга язу мөмкинлеге тудырылган, узган ел 49% табибка күренүләр электрон язылу нигезендә башкарылды. Әмма әле күп авырулар бу мөмкинлекләрдән файдаланмый, әлбәттә табиблар язылып килгән авыруларны һәм кичектермәс ярдәм сорый торган авыруларны кабул итә, язылмыйча килгәннәр көтеп торырга мәҗбүр булалар һәм бу хәл төрле конфликтлы ситуацияләр тудыра.
Стационар дәвалану буенча халык тарафыннан зур претензияләр, җитешсезлекләр бик ишетмибез.Хәзерге вакытта стационар дәвалану өчен неврология бүлегенә, аерым вакытларда гына терапия бүлегенә чират була, башка бүлекләрдә андый проблема юк. Шунысын да аңларга кирәк, стационарга “миңа ятарга кирәк”, яисә “минем ятып дәваланып аласым килә” дип кенә ятып булмый, анда ятар өчен төрле күрсәтмәләр тарафыннан куелган бик җитди критерийлар каралган, шулар барлыгы ачыкланса гына без авыруларны бүлеккә сала алабыз. Безне даими рәвештә иминият компанияләре тикшереп тора, төрле җитешсезлекләр булганда безгә зур штраф санкцияләре кулланыла.(2017 елда-522 мең.сум). Федераль Министрлык һәм Татарстан хөкүмәте кабул иткән “Юл картасы” нигезендә 2017 елда районда 6 стационар койка кыскартылды, без инде 1 акушерлык койкасы һәм Ципья участок хастаханәсенең 5 койкасын кыскартып аны табиблык амбулаториясенә әйләндерергә мәҗбүр булдык. Бүген районда 98 тәүлек буе эшли торган һәм 38 көндезге стационар койкалар эшли. Ципья участогы территориясендә яши торган халык стациорнар ярдәмгә мохтаҗ булмасын өчен бүгенге көндә чаралар күрелә, бу эш ныклы контрольгә алынды.
Шунысын да әйтергә кирәк, соңгы вакытта халыкта көндез ятып дәвалана торган койкаларга сорау артты, бу төр дәвалану халык арасында бик популяр.
Ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлегенең эшеннән зарлану очраклары күп түгел, әмма бу хезмәтне оештыру буенча авырлыклар бик күп. Халыкның гомер озынлыгы арту нәтиҗәсендә өлкән яшьтәге авыру кешеләрнең саны прогрессив арта, урын өстендә ятып авыручылар бик күп, шуның нәтиҗәсендә ашыгыч ярдәм бүлегенә мөрәҗәгать итүчеләр бик күп, авыру балаларга чакырулар бик күбәйде, авыруларның безнен хезмәткә таләпләре дә арта.
Районда яшәүчеләр арасында санитар пропаганда, сәламәт яшәү образын пропагандалау буенча да эшләр башкарабыз, бу эш аеруча балалар һәм мәктәп яшендәге балалар белән, хатын-кызлар белән актив алып барыла. Инде 5–че ел 21 яшьтән югары булганнар арасында диспансеризация үткәрәбез. Профилактика, иртәрәк стадияләрдә авыртуларны ачыклау һәм иртәрәк дәвалау процессын башлау күзлегеннән караганда бу бик прогрессив чара. Шулай ук 15-17 яшьлек егетләр, армиягә чакырылу яшендәге призывниклар даими рәвештә тикшерүләр узып тора һәм ачыклаган авырулары буенча дәвалау чаралары узалар.
2018 елга һәм якын киләчәктә безнең төп бурычларыбыз булып түбәндәге мәсьәләләрне чишү һәм хәл итү тораячак. Аерым категорияле гражданнарны бушлай дарулар белән тотрыклы рәвештә тәэмин итәр өчен социаль пакет җыелмасын акчалата алуга күчкән гражданнар күләмен киметүгә ирешергә кирәк. Йөрәк һәм кан тамырлары авыртуларынан үлүчеләр саны киметүгә илтә торган дәвалау һәм профилактик чараларны тормышка ашыру төп бурычларыбызнын берсе булып кала. Учрежденияләргә яшь табиб белгечләр эшкә җәлеп итүне максатчан алып баруны тормышка ашырачакбыз. Халыкка күрсәткән медиөина ярдәменен сыйфатынын дәрәҗәсен тагын да үстереп, аны оештыруга булган шикаятләрне булдырмау төп бурычларыбызнын берсе.
Газинур Дәүлиев район үзәк хастаханәсе баш табибы