Батулла-әкиятләр остасы

2018 елның 27 марты, сишәмбе

 Әкият яратмаган бала бар микән, юктыр, чөнки без һәрберебез кечкенәдән әкият тыңлап үсәбез. Ә менә Рабит Батулла әкиятләре аеруча кызыклы, эчтәлекле. Рабит Батулла быел үзенең  80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.  Шул уңайдан 27 март көнне Арбор авыл китапханәсендә , балалар бакчасына йөрүче балалар белән ,  Батулла әкиятләре буенча сәяхәт иттек. Аның “Шаян бака”, “Аю Әппәс” әкиятләрен укыдык. Ахырдан  әкият геройлары буенча  балалар белән фикер алыштык,әкиятләр буенча рәсемнәр ясадык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International