Республикада муниципаль һәм дәүләт хезмәткәрләре арасында спорт ярышлары даими оештырыла. Моңарчы бәйгеләрдә район муниципаль хезмәткәрләреннән торган команда уңышлы чыгыш ясап килде. Финанс яктан нәтиҗәләре дә әйбәт булды, районыбызга инде зур суммадагы өч балалар спорт мәйданчыгы кайтарылды. Моннан алдагы ярышта Казан шәһәрендә суда йөзү буенча, бассейны булмаган район (ул вакытта әле бистәдә бассейн ачылмаган иде) хезмәткәрләре иң яхшы вакыт күрсәтеп, күпләрне шаккаттырып, җиңүче булганнар иде.
Ә чаңгыга килгәндә, команда бу юлы икенче булды. Беренче урында тагы да яхшы әзерлек белән килгән Саба муниципаль хезмәткәрләр командасы булды.