7 март көнне Куныр авыл китапханәсендә "Язлар матур хатын-кызлар белән..." исемле кичә узды. Кичәгә Куныр мәдәният каршында оешкан “Сәйлән” фольклор ансамбле чакырулы иде. Кичә Куныр авыл җирлеге башлыгы Асхадуллин З.Н. котлавы белән башланып китте, үткәннәрне искә алып элекеге җырлар җырланды, үзебезнең район язучылары Ф. Шакирова, М. Хөрмәтуллина, Г. Мөхәммәтшин шигырьләре укылды, тапкырлыкта - зирәклектә көчләр сыналды, Куныр урта мәктәбе укучылары тырышлыгы белән әзерләнгән концерт номерлары тәгъдим ителде.