7 март көнне Субаш авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә 8 нче Март халыкара хатын- кызлар көненә багышланган ”Язлар матур хатын - кызлар белән” исемле ярыш - кичә үткәрелде. Бу чара барышында әниләребез үзләренең кул эшләре күргәзмәсе белән таныштылар, үзләренең сабый чакларына әйләнеп кайтып табышмакларга җаваплар таптылар, мәкаль- әйтемнәрне иң күп белүчене билгеләделәр, бала чакта тыңлап үскән әкиятләрен сәхнәләштерделәр, командалар арасында музыкаль яктан көч сынаштылар, бирелгән сүзләр буенча шигырь язу осталыкларын да күрсәттеләр. Кичәбез җыр-бию, күңел ачу белән бергә үрелеп барды һәм соңыннан чәй өстәле артында тәмамланды. Әниләр бик шатланып , күтәренке күңел белән кабат очрашуны теләп таралыштылар.