Балтачта Бөтенрәсәй спорт фестивале була

2017 елның 6 декабре, чәршәмбе

9 декабрь - "Геройлар көне"ндә  районыбызда Бөтенрәсәй спорт фестивале узачак.

Россия шәһәрләре буйлап старт алган “Әтиемне, әниемне һәм хоккейны яратам” (Люблю папу, маму и хоккей”) дип исемләнгән Бөтенрәсәйкүләм дәрәҗәле спорт фестивале безнең районда да үтәчәк. Бу чара “Балтач” спорткомплексы янындагы шугалакта оештырыла. 

Шул уңайдан фестивальне оештыру комиссиясе районыбызда булып, аңлату эшләре алып барды. Фестивальнең оештыру тәртипләре һәм нечкәлекләре белән таныштырды. Алар  район яшьләр эше һәм спорт бүлеге, яшьләр сәясәте, хокук саклау органнарыннан, сәламәтлек саклау учреждениесеннән чакырылган җаваплы вәкилләр  белән очраштылар.  

Спорт бәйрәме программасында балалар өчен спорт ярышлары, төрле уеннар, концерт прораммасы, конкурслар, Кыш бабай белән Кар кызы сәламләве каралган. 

Хөрмәтле райондашлар, Сезне гаиләгез белән 9 декабрь көнне сәгать 11.00дә спорт фестивалендә катнашырга чакырып калабыз.  Регистрация 10.00 сәгатьтә башлана. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International