5 декабрь көнне район Советеның утырышлар залында Балтач район җирлегендә дәүләт һәм муниципаль учрежденияләрендә эшләүче хезмәткәрләр белән укулар оештырылды.
Әлеге чарада җирле үзидарә, социаль яклау, Пенсия фонды идарәсе, үзәкләштерелгән бухгалтерия, мәктәптән тыш тәрбия эшләре үзәге хезмәткәрләрекатнашты. Укулар район башкарма комитетыҗитәкчесе Рамил Шакиров җитәкчелегендә үтте.
Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды. :
Әлеге чыгышларда район җирлегендә дәүләт һәм муниципаль учрежденияләрендә эшләүче хезмәткәрләр өчен кирәкле мәгълүматлар җиткерелде. Хезмәт вазыйфалары һәм бурычлары искәртелде. Хезмәт вазыйфаларын үтәмәгәндә яки киресенчә шул вазыйфадан файдаланып хокук бозу очраклары яки коррупция белән бәйле фактлар ачыкланганда җаваплылыкка тарту хакында искәртелде. Хезмәткәргә эш урыныннан бирелә торган белешмәләрнең төгәл тутырылуы таләп ителде. Ул белешмәләрдә мәгълүмат тулысынча бирелергә тиеш, гаиләсе булган хезмәткәрнең тормыш иптәшенә бирелгән справкаларда да мәгълүматлар тәңгәл килергә тиешлеге ассызыкланды. Белешмәнең керем һәм чыгымнар турындагы өлешендә барлык төр сумма да аңлатма белән күрсәтерлергә тиеш дип басым ясалды. Кадрлар белән эшләү хезмәтендәге җаваплы белгечнең законнарны белеп, тиешле таләпләрне вакытында үтәп барулары соралды. Дәүләт һәм муниципаль учрежденияләре хезмәткәрләренә куелган таләпләр, эш урынында үз-үзен тоту кагыйдәләре дә искәртелде.
Чыгышларга карата фикер алышулар булды, киңәш-тәкъдимнәр яңгырады. Хезмәткәрләр район прокуроры Айрат Низамиевка үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.