Балтачта Мәүлидкә Пәйгамбәрнең чәч бөртеген алып кайтканнар
2 декабрь көнне Балтач мөхтәсибәтендә зурлап Мөхәммәд пәйгамбәрнең Туган көненә багышланган Мәүлид кичәсен Бөрбаш авылында үткәрделәр. Чара республиканың Теләче, Азнакай, Саба, Бөгелмә, Ютазы, Баулы, Лениногорск һәм башка районарыннан дин кардәшләрне җыйды һәм шулай ук чит төбәкләрдән килгән күп кенә дин әһелләре, районыбыз имам-абыстайлары, Бөрбаш авылы халкы катнашты. Бәйрәм кунаклары арасында Татарстан республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Мәскәү, Россия үзәк төбәге һәм Чувашия Республикасы мөфтие, Россия мөселманнары дини шурасы җитәкчесе Әлбир хәзрәт Крганов, Ханты-Мансы автоном округы мөфтие Таһир хәзрәт Саматов, Татарстан республикасы президенты аппараты каршындагы мәдәниятне үстерү фонды җитәкчесе Хашимова Нүрия Миннәхмәт кызы, "Ислам динен кабул итүгә 1000 ел" исемендәге Казан Югары Мөселман Мәдрәсәсенең директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Россия Мөслимәләре берлеге рәисе Наилә Җиһаншина, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, республикабызның баш казые, районыбыз имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев, язучы Фәния ханым Хуҗиәхмәт һәм башка дәрәҗәле шәхесләр бар иде.
Бәйрәм Җәлил хәзрәтнең оныгы белән бергәлектә коръән укуларыннан башланып китте. Ул барча килгән кунакларга сәламнәрен җиткереп, Мәүлид белән тәбрик итте. 1992 нче елның беренче шимбәсендә районыбызда икенче булып ишекләрен ачкан Бөрбаш авылы мәчетенең чын мәгънәсендә гөрләп эшләп килүенә, инде Балтач төбәгендә мәчетләр санының 40тан артуына шөкер, куану сүзләрен белдерде.
Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин үз чыгышында мәүлид белән котлап, бу бәйрәмнең мәгънәсе хакында, пәйгамбәребезнең бу дөньяга килүе бар галәмнәр өчен нинди зур бүләк, сөенеч булуы турында бәян итте. Бөрбаш мәчете төзелеше, эшчәнлегенә үз өлешен кертүчеләргә рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырды.
Әлбир хәзрәт Крганов авыл җирлегендә шушындый күркәм чаралар оештырган, дин өлкәсендә башкарган бихисап зур хезмәтләре, аеруча балаларга күркәм дини, әхлакый тәрбия бирү мәсьәләләрендә юл ярып баручылардан булганы өчен рәхмәт сүзләрен белдереп, Җәлил хәзрәткә медаль һәм истәлеккә КәгъбәтуЛлаһ япмасының бер өлешен тапшырды.
Бәйрәмнең иң югары ноктасы һәм көтеп алынган мизгеле булып Мөхәммәд Пәйгамбәрнең чәч бөртеген карау мөмкинлеге иде. Кадерле "күчтәнәч" Балтачка бормалы юллар белән кайткан - аны Дагыстан мөфтие Әхмәт хаҗи Абдуллаев Әлбир хәзрәткә бүләк итә, ул үз чиратында ядкарьне Россия башкаласыннан махсус Балтач халкына күргәзмәгә алып кайта. Мәскәү мөфтие исеменә Камил хәзрәт Сәмигуллиннан, район мөселманнары, Мәүлидне оештыручылардан күпләп рәхмәтләр әйтелде.
Һәр кунак үз чыгышында пәйгамбәребезнең нинди бөек шәхес булуына тукталып, аның юлын дәвам итәргә, аның үрнәгендә үзебездә күркәм әхлакый сыйфатлар булдырырга чакырды, дәүләтебез, милләтебезнең нигезен тәшкил иткән авылларыбызда беркайчан да азан моңы тынмавын, шушы тынычлыгыбызны, бердәмлегебезне югалтмый, бергәлектә милләтебезгә, мөселман өммәтенә хезмәт итәргә насыйп булса иде дигән теләк-нәсыйхәтләрен белдерде.
Мәүлид бәйрәменең икенче өлеше сый-хөрмәтле табын артында дәвам итте.