2 декабрь көнне Казан шәһәре шахмат мәктәбендә муниципаль хезмәткәрләр арасында шахмат буенча Спартакиада ярышлары үтте. Әлеге ярышларда безнең район командасы составында Сәләхетдинова Рәзинә һәм Сафин Илнар катнашты. Алар матур уен күрсәтеп яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. 9 уеннан 7 очко жыеп Рәзинә хатын-кызлар арасында 2нче призлы урынны яулады, Илнар - 4нче урында. Гомуми нәтиҗәләр буенча командабыз 3нче урында. Аларны зур җиңүләре белән ихластан котлыйбыз!!