28-29 октябрь көннәрендә Минзәлә районында республика күләмендә муниципаль хезмәткәрләрнең спартакиадасы кысаларында, волейбол ярышлары булып үтте. Ике көн дәвамында барган киеренке зур ярышларда 18 команда арасында безнең Балтач районы командасы үз югарылыгын саклап кала алды. Балтачыбыз егетләре икенче призлы урынны яулады.
Узган ел беренче урыннны алып таң калдырганнар иде, быел аздан гына Саба командасына бирешеп, икенче урынга төштеләр. Өченче урында - Менделеевск командасы.
Хезмәткәрләребезне бу зур җиңүләре белән ихластан тәбриклибез!!! Афәрин!!! Киләсе елда кабат үз югарылыкларына ирешерләр дигән өметтә калабыз.