Өченче чакырылыш Балтач район Советының унҗиденче утырышы

2017 елның 26 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген - 26 октябрь көнне Өченче чакырылыш Балтач район Советының унҗиденче утырышы булды. Бүгенге утырышны Балтач район башлыгы, район Советы рәисе Нотфуллин Рамил Рәшит улы алып барды. 

Утырыш эшчәнлегендә район башкарма комитеты җитәкчесе, аның урынбасарлары, бүлек җитәкчеләре, район Советының җаваплы хезмәткәрләре, авыл хуҗалыгы, предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре, мәктәп директорлары, шәхси эшмәкәрләр катнашты. 

Утырышның көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр тәкъдим ителде: 

1.Балтач муниципаль районының 2017-нче елгы социаль-икътисади үсеш фаразларына төзәтмәләр кертү һәм 2018-нче елга, 2019-2020-нче елларның планлы чорына социаль-икътисади үсеш фаразлары турында. 
2. Балтач муниципаль районының 2017-нче елга, 2018-2019-нчы елларның планлы чорына кабул ителгән бюджетына үзгәрешләр кертү турында. 
3. Балтач муниципаль районының агымдагы елның 9 айлык бюджет үтәлеше турында. 
4. Балтач муниципаль районының 2018-нче елга, 2019-2020-нче елларның планлы чорына бюджет проекты турында. 
5. Балтач муниципаль районында 2015-2020-нче елларга мәгариф үсешенә һәм аның нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлдерелгән Программаны тормышка ашыру барышы турында. 
6. Балтач муниципаль районының җирле үзидаре органнарында муниципаль вазыйфалар биләүче затлар, биләүне дәгъвалаучы гражданнар тарафыннан керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр хакында белешмәләр тапшыру Нигезләмәсенең үз көчен югалтуын тану турында. 

Алда санап үтелгән көн тәртипләре буенча район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Солтан улы Галимуллин, район Финанс-бюджет палатасы рәисе Рафис Мәгъсүм улы Ильясов, район Контроль-хисап палатасы рәисе Равил Вагыйз улы Кәримов, район башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Юныс кызы Зәкиева, район башкарма комитетының юридик бүлеге җитәкчесе Раил Рафаил улы Мустафин чыгыш ясадылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International