Балтач көрәшчеләре кайда да югалмый 

2017 елның 23 октябре, дүшәмбе

Көрәшчеләребез Руслан Рәфыйков белән Илдан Әхмәтханов зур бәйгедән бронза медальләр белән кайтты. 

20-21 октябрь көннәрендә Казанның “Ак Барс” көрәш сараенда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына көрәш буенча республикакүләм ярышлар узды. Аларда районыбыздан ике команда катнашты. 

Биредә райондашларыбыз да пьедесталга күтәрелә алды. 60 килограммга кадәрге үлчәү авырлыгында - Илдан Әхмәтханов, 90 килограммга кадәрге үлчәү авырлыгында Руслан Рәфыйков өченче урынны яуладылар. Егетләребезне чираттагы җиңүләре белән ихластан котлап, киләчәктә тагын да зуррак уңышлар теләп калабыз.

Гомуми нәтиҗәләр буенча көрәшчеләребезнең төп командасы бишенче урынны яулады, ә икенче команда 11нче урынга калды.​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International