Балтач комбайнчысы Рәлиф Ильясов алдынгылар рәтендә 

2017 елның 23 октябре, дүшәмбе
19-20 октябрь көннәрендә Зәй политехник колледжында 30 яшькә кадәрге яшь комбайнчылар арасында «Хезмәт кешесен данлыйбыз» республика телевизион конкурсы үткәрелде. Әлеге  бәйгедә  уңышка ирешеп, райондашыбыз Рәлиф Ильясов ll призлы урын яулады.

"Рәлиф теоретик биремнәрне дә, практик гамәлләрне дә дөрес һәм уңышлы башкарды. Аңа Казан дәүләт аграр  университетына бушка укырга керү мөмкинлеге бирүче​ сертификат тапшырдылар һәм акчалата бүләк бирделәр. Рәлиф яшь кенә булса да, үз һөнәрен тулысынча белә, җаваплы карый. Молодец егет ул! Рәлифнең Актаныш комбайнчысын  узып, Зәй егетеннән азга гына калышып, республика күләмендә икенче урын алуы безнең район өчен дә зур җиңү!", диде аны озата барган  район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Ришат Нуриев.​
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International