Балтачыбызның паспортлы яшь гражданнары артты.

2017 елның 14 марты, сишәмбе

2017 елның 7 март көнне Халык-ара хатын кызлар коне – 8 март бәйрәме уңаеннан, гадәттәге матур традицияне дәвам итеп, 14 яше тулган 12  яшьүсмер кызга Балтач ГХАТ бүлеге залында  паспорт тапшыру тантанасы булып узды. РФ федераль миграция хезмәтенең Балтач районы бүлеге белгече Руслан Сәләхетдинов  тантаналы рәвештә, шәхесләрен ачыклаучы төп документ – паспортлар тапшырды. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан бүләккә паспорт тышлыклары һәм “Семейные страницы” дип исемләнгән белешмә әсбап та бирелде. Район ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллин барлык ир-егетләр исеменнән әлеге тантаналы чарада катнашкан кызларыбызны, аларның әниләрен һәм әбиләрен 8 март бәйрәме белән котлап үзенең матур теләкләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International