• 05 Май 2017 г.

    Акция

    4 май көнне Субаш авыл китапханәсендә Самара өлкәсе оештырган    “Читаем детям о войне” дип исемләнгән акция кысаларында укучыларга хәрби патриотик тәрбия бирү максатыннан “ Ерагайган саен еллар тирәнәя яралар” дигән китап күргәзмәсе ясап куелды һәм  1- 5 сыйныф укучылары катнашында кычкырып уку үткәрелде. Бу чарада Ибраһим Гази китабындагы “Ана” хикәясе кычкырып укылды һәм укучыларга  “Дөньялар тыныч булсын” дигән презентация күрсәтелде. Акциягә барлыгы 20 укучы катнашты
  • 23 Июнь 2017 г.

    Күңелләрдә калган мәңгелек яра

    Чепья авыл китапханәчесе 22 июнь Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан "Наз" тернәкләндерү үзәгендә  ял итүчеләр өчен БВС ветераны Галиев Гарифҗан Галиевич белән очрашу үткәрә. Ветеран сугыш елларында кичергән газапларын, сугыш афәтләрен, ерткыч Гитлер, Гимлер турында эзлекле итеп сөйләде.Тернәкләнүчеләр үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар ишеттеләр. Очрашу ил-көннәребезнең тыныч, мондый афәтләрне башка күрергә язмасын дигән теләк белән тәмамланды.
  • 22 Июнь 2017 г.

    Балалар өчен очрашу

    20 июнь көнне Арбор мәдәният йорты хезмәткәрләре мәктәп яны лагерындагы балалар өчен очрашу уздырдылар. Безгә кунакка Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, А.Алиш исемендәге премия лауреаты, берничә мәртәбә бәллүр каләм премиясе лауреаты, бик күп китаплар авторы, шагыйрә, "Шәһри Казан" газетасы журналисты Йолдыз Шәрәпова килде. Балалар аның белән бик шатланып фикер алыштылар, Йолдыз апа аларга үзенең матур шигырьләрен сөйләде, истәлеккә китабын бүләк итеп калдырды.
  • 22 Июнь 2017 г.

    Наркотиклардан башка тормыш

    21 июнь көнне Чутай мәдәният йорты хезмәткәрләре Халыкара наркотиклар куллануга каршы көрәш айлыгы уңаеннан " Наркотиклардан башка тормыш" дип исемләнгән рәсем конкурсы үткэрделэр. Наркотикларның зыяны турында әңгәмә үткәрелде, соңыннан балалар төрле күңелле уеннарда катнашып призлар алдылар.

Чаралар планы

Вакыйгалар календаре

Июнь 2017 ел.

Дш Сш Чш Пҗ Җм Шм Як
    1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30   


Хезмәтләр Барлык хезмәтләр

Хисапларны түләү

Коммуналь түләүләр, элемтә, интернет, ТВ

Copyright © 2003-2017
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования