Балтач муниципаль район башлыгының Ватанны саклаучылар көне белән котлавы

2024 елның 23 феврале, җомга

Хөрмәтле райондашлар!

Сезне чын күңелдән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм!

23 февраль - Ватанга тугрылык, Хәрби батырлык, ныклык һәм какшамас рух символы көне!  Безнең армия һәрвакыт үз чикләрен ышанычлы саклады, бу буыннарның ныклы бәйләнешендә аеруча сизелә. Бабаларыбызның һәм әтиләребезнең батырлыкларын хәтеребездә кадерләп истә тотабыз. Бүген дә райондашларыбыз намус һәм горурлык белән илебезнең хәрби данын яклауга бастылар, без аларга хөрмәт белән карыйбыз.

Без киләчәк көнгә ышаныч белән карап, тыныч тормышыбыз өчен Ватанны саклаучыларга рәхмәтле. Иминлегебезне яклап сугышта һәлак булганнарның барысын да хөрмәт хисе белән искә алабыз һәм алар турында истәлекләрне куңелләрдә мәңге сакларбыз.

Сезгә ныклы сәламәтлек, тынычлык, озын гомер,бәхет теләп калам.  Илебез күге аяз, тормышыбыз имин булсын!

Хөрмәт белән, Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International