ЯҢАЛЫКЛАР


16
август, 2017 ел
чәршәмбе

Урып-җыюныӊ һәр хужалыкта үзенеӊ үзенчәлеге бар. Әнә, «Сосна» хуҗалыгына  башкаларга караганда бер атнага якын  соӊга калып чыгарга туры килде. Бу очрак  техниканыӊ әзерлегенә яисә механизаторларныӊ булмавына бәйле түгел,  бары басуларга аммиак суыныӊ мулдан кертелүе  белән аӊлаталар.

16 август  көнне Бөрбаш  мәдәният   йорты, Бөрбаш  Сәрдегәне  һәм Алан  клубы мәдәният хезмәткәрләреннән  торган агитбригада "Бөрбаш"  җәмгыяте басуларында булып,  игенчеләр хөрмәтенә концерт программасы тәкъдим иттеләр.  

Берничә көн элек районыбызның урта белем алып, бердәм дәүләт имтиханнарын 100 баллга тапшырган 3 кызы – Балтач гимназиясенең чыгарылыш сыйныф укучылары Илсинә Габделганиева белән Гүзәл Хәйруллина һәм Норма мәктәбеннән Илүзә Мәхмүтова “Иннополис”та Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашындагы мәртәбәле чарада катнашып кайттылар. 

Гамәви тыңлауларда халык Норманың куркыныч зонага кергән объектларының киләчәге өчен борчылды. 
15 август көнне Норма урта мәктәбе базасында җирлекнең генераль планын кабул итү буенча гамәви тыңлаулар узды. 

Балтачның «Форпост» оешмасы “Иң яхшы хезмәт коллективы” номинациясендә җиңү яулады. Фердинант әфәнде үзе “Иң тәҗрибәле катнашучы” булып танылса, Балтач гимназиясе укучысы Алсинә Нуриева “Иң яшь катнашучы” исеменә лаек булды. 

Бүген - 16 август көнне район башлыгы Рамил Нотфуллин ТНВ - Яңа гасыр телерадио компаниясе хәбәрчеләрен һәм операторларын кабул итте. 

14 август көнне Түбән Кенә авыл клубы "Сәйлән" ансамбле һәм авыл үзешчәннәре Ранис Габбасовның "Картаерга бердә ашыкмыйк" җырына клип төшерүдә катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International