Балтачның «Форпост» оешмасы “Иң яхшы хезмәт коллективы” номинациясендә җиңү яулады.
– «Чиста яр буйлары» акциясе кысаларында егет-кызларыбыз бик күп эш башкарды. Иң зур эшләребезнең берсе – Шушма елгасы ярларын чүп-чардан чистарту булды. Акция барышында биш чарада катнаштык, флешмоб һәм видеоролик әзерләдек. Әлеге эшләргә барлыгы 150 кеше җәлеп ителде, – ди оешма директоры Фердинант Гыйлемҗанов.
Фердинант әфәнде үзе “Иң тәҗрибәле катнашучы” булып танылса, Балтач гимназиясе укучысы Алсинә Нуриева “Иң яшь катнашучы” исеменә лаек булды.
--
В рамках акции «Чистый берег» «Балтасинский центр "Форпост" выиграл в номинаций «Самый активный трудовой коллектив»