7 ноябрь көнне Яңгул мәдәният йортында авыл мәчетенең 25 еллыгы һәм Мәүлид бәйрәме уңаеннан зур тантана булды. Бәйрәмдә башкаладан дәрәҗәле кунаклар катнашты һәм чыгыш ясады. Әхлак нигезләрен өйрәнүче яшь буын - балалар да, Мәүлид ае турында мәгълүмат бирделәр, мөнәҗәтләр әйттеләр. Мәчетнең эшчәнлеге, 25 еллык тарихы буенча презентация күрсәтелде, кунакларны кайнар коймак һәм чәй белән каршы алдылар. Бәйрәм ахырында һәркем кайнар пылаудан авыз итте. Тантана бик оешкан төстә, югары дәрәҗәдә үтте.