«2018-2020 елларга Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы балаларына һәм яшьләренә патриотик тәрбия бирү» муниципаль программасы нигезендә, 2019 нчы елның 10 нчы сентябрендә 14.15 сәгатьтә «Балтач гимназиясе» һәм «Эшче яшьләр» Форпост хезмәткәрләре тарафыннан, «Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы» акциясе кысаларында Шушма елгасы ярларын җыештыру буенча чара үткәрелде.
Бу чарада Балтач «Форпост» үзәге директоры Ф.Ш. Гыйлемҗанов һәм Форпост хезмәткәрләре катнашты.
Үткәрелгән чараның максатлары һәм бурычлары: яшьләрнең игътибарын үз шәһәренең, өлкәсенең, планетаның экологик проблемаларына җәлеп итү; яшьләрне ирекле эшчәнлеккә кызыксындыру, социаль әһәмиятле проблемаларны хәл итүгә юнәлтелгән уңай чараларны тормышка ашыруга өндәү.