«Инвалидларга социаль ярдәм күрсәтү чаралары турында»

2019 елның 14 августы, чәршәмбе

2019 нчы елның 14 нче августында “Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре “Сабантуй” ял паркында «Инвалидларга социаль ярдәм күрсәтү чаралары турында» мәгълүмат блогын үткәрделәр.  Блокның максаты - инвалид балалар һәм өлкәннәрне "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге тарафыннан тормышка ашырыла торган программалар, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне һөнәри укыту өчен махсус шартлар тудыручы белем бирү оешмалары, шулай ук республиканың тернәкләндерү үзәкләре эшчәнлеге белән таныштыру. Аларга белешмәлекләр һәм мәгълүмати буклетлар таратылды, теләгән кешеләргә шәхси консультацияләр үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International