3 мартта Балтач районы һәвәскәр чаңгычылары призына чаңгы ярышлары узачак

2019 елның 26 феврале, сишәмбе

2019 елның 3 мартында Балтач шәһәр тибындагы поселогында Балтач районы һәвәскәр чаңгычылары призына чаңгы ярышлары узачак. Ярышларда 18 яшьтән өлкәнрәк һәвәскәр спортчылар катнаша ала. Катнашучыларга 10 км һәм 30 км дистанцияне сайлау тәкъдим ителә.

Катнашучыларны теркәү чаңгы трассасында 9.00 сәгатьтә булачак.Ярышлар 10.00 сәгатьтә башлана.

Старт взносының күләме: 10 км-300 сум

                                               30 км – 400 сум

Барлык спортчыларда да бәхетсезлек очрагыннан иминият полисы булырга тиеш.

Үз яшь категорияләрендә 1-3 урыннарны алган спортчылар дипломнар һәм призлар белән бүләкләнәчәк.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International