Электрон цифрлы имза белән расланган документ кәгазь документка эквивалент булып тора, шундый ук юридик көчкә ия һәм кәгазь белән беррәттән кабул ителергә тиеш. Уз чиратында, Татарстан Росреестры искәртә, электрон рәвештә тапшырылган документлар бер көн эчендә теркәлә. Шул ук вакытта мөрәжәгать итүчеләр дәуләт пошлинасын түләү буенча ташламалардан файдаланалар. Шулай итеп, бүген үк теләгән кеше күчемсез милеккә хокукларны максималь кыска срокларда рәсмиләштерергә мөмкин.