2018-нче елның 10 - нчы октябрь көнне Балтач район башкарма комитетының утырышлар залында Балтач муниципаль районының коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссия утырышы узды.
Әлеге утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:
-2018 елның 9 аенда милек һәм җир кишәрлекләрен арендага бирү нәтиҗәләре турында. Муниципаль милектә булган мөлкәтне файдалануны һәм аларны куллануны тикшереп торуны гамәлгә ашыру. Муниципаль җир контролен гамәлгә ашыруны анализлау.
-Район башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм торак коммуналь хуҗалык бүлеге тарафыннан муниципаль хезмәтләр күрсәтү барышында коррупцион хокук бозуларны кисәтү эшен оештыру турында.
-Районда 2018 елның 9 аенда бюджет акчаларының максатчан кулланылышын, рациональ файдаланылуын тикшереп торуны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында.
-Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә коррупция күренешләрен кисәтү турында.
Балтач муниципаль районының коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссия утырышын Балтач район башлыгы Р.Р.Нотфуллин алып барды.