Пассажирлар йөртү шартнамәсе буенча кулланучылар хокуклары турында

Пассажир йөртүче (башкаручы) сыйфаты шартнамәгә туры килгән хезмәт күрсәтергә бурычлы. Әгәр шартнамә төзегәндә башкаручыга хезмәт күрсәтүнең конкрет максатлары турында хәбәр ителгән булса, ул әлеге максатлар нигезендә файдалану өчен яраклы хезмәт күрсәтергә тиеш. Башкаручы законда билгеләнгән мәҗбүри таләпләргә туры килә торган хезмәт күрсәтергә тиеш («Кулланучылар хокукларын яклау турында» 2300-1 номерлы   РФ Законының 4 статьясы - алга таба Закон).

Кулланучының мәгълүматка хокуклары

Кулланучының башкаручы турында, аны дөрес итеп сайлап алу мөмкинлеген тәэмин итүче күрсәтелә торган хезмәт турында үз вакытында, тулы һәм дөрес мәгълүмат алуга хокукы  Законның 8, 9, 10 статьяларында билгеләнгән. Пассажир йөртүче кулланучыларга түбәндәге мәгълүматны җиткерергә бурычлы:

-үзенең тулы  исемен;

-урнашу урынын;

-эш режимын;

- лицензия турында  мәгълүматны.

Әлеге мәгълүмат рус телендә бирелергә тиеш. Хезмәтләр турында мәгълүмат хезмәтләрдән нәтиҗәле һәм куркынычсыз файдалану кагыйдәләрен һәм шартларын, аларның куллану үзлекләре турында мәгълүматларны үз эченә алырга тиеш (Законның   10 статьясындагы 2 пункты).

Транспорт уставлары белән пассажир йөртүченең транспорт хәрәкәте расписаниесе, юл һәм багаж йөртү бәясе, билет кассаларының, саклау камераларының эш вакыты, вокзал бүлмәләренең урнашуы, гражданнарның билгеле бер категорияләренә бирелгән ташламалар һәм әлеге транспорт төренә карый торган башка белешмәләр турындагы мәгълүматны бирү бурычлары карала.

Пассажир ташучының тиешле мәгълүматны тапшырмаган өчен  җаваплылыгы Законның 12 статьясы белән билгеләнә.  Мәсәлән, кулланучы хәрәкәт расписаниесе турында вакытында белмәү яки дөрес булмаган мәгълүмат аркасында поездга өлгермәгән һәм зыян күргән очракта,  Законның 12 статьясы нигезендә пассажир йөртүчегә аларны кире кайтару турында таләп куярга кирәк.

Сыйфатсыз хезмәт күрсәткәндә кулланучы хокуклары

Кулланучы күрсәтелгән хезмәтнең җитешсезлеген ачыклаганда, Законның               29 статьясы нигезендә, үз теләге белән, түбәндәгеләрне таләп итәргә хокуклы:

- күрсәтелгән хезмәттәге  җитешсезлекләрне түләүсез бетерүне;

- күрсәтелгән хезмәт  бәясен тиешле дәрәҗәдә киметүне;

- күрсәтелгән хезмәттәге  җитешсезлекләрне үз көчләре  яки өченче затлар тарафыннан  бетерү буенча чыгымнарны каплауны.

Моннан тыш, кулланучы күрсәтелгән хезмәтнең җитешсезлекләре аркасында үзенә китерелгән зыянны тулысынча каплауны таләп итәргә хокуклы. Хезмәт күрсәтү сыйфаты буенча дәгъвалар пассажирлар йөртү буенча хезмәт күрсәтү барышында ачыклангач яисә хезмәт күрсәтү тәмамлангач белдерелергә мөмкин. Күрсәтелгән хезмәттәге җитешсезлекләр аркасында кулланучы тормышына, сәламәтлегенә яки мөлкәтенә китерелгән зыян өчен җаваплылык тулы күләмдә капланырга тиеш.

Шулай ук кулланучы Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарда каралган хокукларын бозу аркасында аңа китерелгән мораль зыян өчен компенсация алырга хокуклы (Законның 15 статьясы).

Пассажир йөртүче тарафыннан хезмәт күрсәтү вакытларын бозганда кулланучы хокуклары

Хезмәт күрсәтү вакытларын бозган өчен - транспортның төрле төрләрендә йөкне, пассажирны һәм багажны соңга калып китерү өчен йөртүченең җаваплылыгы транспорт уставлары һәм кодекслары белән төрлечә билгеләнә. Эчке һава транспортында пассажирны, багажны яисә йөкне билгеләнгән пунктка илтеп җиткергән өчен пассажирлар йөртүче соңга калган һәр сәгать өчен федераль закон белән билгеләнгән минималь хезмәт хакы күләменең егерме биш проценты күләмендә, ләкин йөртү бәясенең илле проценттыннан артмаган күләмдә штраф түли. Эчке су объектларында йөк ташу вакытын үтәмәгән өчен йөртүче һәр соңга калган тәүлек саен йөртү бәясенең тугыз проценты күләмендә, ләкин йөртү бәясенең илле проценттыннан артмаган күләмдә пеня түли.

Пассажир судносын җибәрүне тоткарлаган өчен яисә аның соңгарып килүе өчен, шәһәр яны, шәһәр эче маршрутлары буенча пассажирлар йөртү һәм кичүләрдә йөртүдән тыш, йөртүче пассажирга һәр сәгать тоткарлык яки кичектерү өчен йөрү бәясенең өч проценты күләмендә, әмма юл бәясеннән артмаган күләмдә штраф түли.

Тимер юл транспортында йөкне вакытында китереп җиткермәгән өчен ташучы һәр тәүлек саен йөк ташу бәясенең тугыз проценты күләмендә, әмма бу йөкләрне ташу бәясеннән артмаган күләмдә пеня түли. Багажны вакытында китереп җиткермәгән өчен ташучы пассажирга, алучыга пассажир, алучы таләбе буенча төзелгән акт нигезендә, һәр тәүлек саен (тулы булмаган тәүлек тулы булып санала) багаж ташу бәясенең өч проценты күләмендә, әмма бу багаж ташу бәясеннән артмаган күләмдә пеня түли.

Поездны җибәрүне тоткарлаган өчен яисә поездның билгеләнештәге тимер юл станциясенә соңга калып килүе өчен шундый ук күләмдә пеня билгеләнә.

Дәгъва белдерү

Йөк ташу шартнамәләренә бәйле бәхәсләр буенча судка дәгъва белдергәнче, пассажир йөртүчегә дәгъва белдерү мәҗбүри.

Йөртәчегә карата дәгъва белдерү вакыты:

- эчке автомобиль транспортында пассажирлар йөрткәндә - 1 ел;

-тимер юл транспортында - 6 ай;

- штраф һәм пеняларга  карата - 45 көн;

- эчке һава юллары  аша пассажирлар йөрткәндә дәгъвалар  белдерү өчен гомуми вакыт - 6 ай;

- эчке су юллары  аша пассажирлар йөрткәндә дәгъвалар түбәндәгеләр буенча билгеләнә торган чикләү вакыты дәвамында белдерелергә мөмкин: пассажирлар йөртүне һәм багаж ташуны гамәлгә ашыру белән бәйле рәвештә барлыкка килә торган таләпләр буенча - өч ел; йөк ташуны гамәлгә ашыру белән бәйле рәвештә барлыкка килгән пассажирлар йөртүчегә яисә буксировщикка карата таләпләр буенча - 1 ел.

Дәгъваны алу турындагы расписка белән, ягъни бер нөсхә тапшырыла,                        ә кулланучыда калачак икенче нөсхәдә пассажир йөртүче вәкиле үз фамилиясен, вазыйфасын, кабул итү датасын күрсәтеп, белдерергә кирәк. Шулай ук компаниянең штампы яисә мөһере булу мәслихәт.  Дәгъваны тапшыруның икенче варианты - тапшыру турында хәбәрнамә белән почта аша заказлы хат белән җибәрү.

Дәгъва формасы ирекле, анда дәгъваның кайчан төзелүен һәм аның кайда төзелүен күрсәтергә кирәк. Шулай ук үзе турында тулы мәгълүматларны язарга кирәк: исеме, фамилиясе, атасының исеме, яшәү урыны. Шул ук мәгълүматларны җавап бирүче турында язарга, дәгъваны рәсмиләштерү сәбәбе булган хәлләрне кыскача тасвирларга кирәк. Шулай ук әлеге таләптә күрсәтелгән сумманың документаль нигезләмәсен тапшырырга кирәк.

Соңгы яңарту: 2021 елның 17 феврале, 16:21

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International