Начар метеорологик күренешләр: 2019 елның 2 июнендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.
Традиция буенча 15 ел рәттән Радик һәм Асия Закировлар гаиләсе 2019 елның 31 маенда «Чын күңелдән " дип исемләнгән хәйрия чарасы үткәрделәр.
2019 елның 31 маенда Балтач районының социаль - тернәкләндерү бүлекчәсендә янгын вакытында үз-үзеңне тоту буенча тактик өйрәнүләр уздырылды.
2019 елның 29 маенда «Хыял» яшьләр үзәге "Сабантуй " ял паркында Бөтендөнья тәмәкесез көн уңаеннан яшьләр арасында «Бампербол» спорт-күңел ачу уены үткәрде.
30 май көнне «Хыял» яшьләр үзәге Балтач гимназиясенең мәктәп яны лагерында ял итүче балалар өчен «Күңелле стартлар» дигән спорт-күңел ачу уены үткәрде .
Куркыныч метеорологик күренешләр: 2019 елның 1 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә яшенле яңгырлар көтелә, урыны белән көчле яңгыр, боз явуы, җилнең секундына 15-20 метрга кадәр көчәюе, урыны белән 25 метрга кадәр.
Шторм кисәтү
куркыныч метеорологик күренеш турында
Татарстан Республикасы территориясендә
Наркоманияне профилактикалау, сәламәт яшәү рәвешенә ихтыяҗ формалаштыру максатыннан, 2019 елның 30 маенда "Факел" яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре «Наркотикларсыз тормыш» айлыгы кысаларында СМУ микрорайонының спорт мәйданчыгында волейбол буенча ярыш үткәрделәр.
30 май көнне район үзәк китапханәсендә район китапханәчеләренең эшлекле киңәшмәсе үткәрелде. Киңәшмә барышында эш елында булып узган бәйгеләргә нәтиҗә ясалды, җиңүчеләр бүләкләнде, алда торган бурычлар билгеләнде. Хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләрен саклау буенча әңгәмә үткәрелде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2017-202020 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү»ведомство максатчан программасы буенча авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди - техник базасын үстерүгә грантлар бирү конкурсында җиңүчеләрне билгеләде. Грантларның гомуми суммасы 154 млн сумнан артык.