Начар метеорологик күренешләр: төнлә көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге 15-17 м/c кадәр, төнлә буран, төнлә һәм көндез юлларда көчле бозлавык.
7 нче декабрь көнне Шода авылында яшьләр форумы узды. Форумда Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Фоат улы Хәйретдинов, Балтач район башкарма комитеты экономика бүлеге җитәкчесе Гәлимҗанов Фәнис Фәргәт улы, Балтач район башкарма комитеты яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе Загидуллин Рөстәм Рафис улы катнашты. Форумда Балтач , Субаш, Урта Көшкәт, Чепья, Шеңшегәр, Пыжмара, Сосна, Чепья, Куныр, Нөнәгәр, Борнак авыл җирлеге яшьләре катнашты.
Беренче блокта - яшьләрне яңа эш башлаучы бизнесмен программалары белән таныштыру. Икенче блокта - Шода авылыннан Шакирҗановлар (чәчәкләр үстерү) һәм Дәүләтшиннар (КФХ) гаиләсенең бизнес алып баруы белән танышу.
Начар метеорологик күренешләр: 2019 елның 8 декабрендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көньяк-көнбатыштан 15-17 м/c кадәр (Казан шәһәрендә иртән һәм көндез 15 м/c кадәр), юлларда урыны белән көчле бозлавык.
6 декабрьдә Балтач мәдәният үзәгендә мәктәпкәчә һәм башлангыч мәктәп яшендәге, удмурт мәдәнияте белән кызыксынучы балалар өчен «Мудорвай» («Росточек») Республика удмурт конкурсының зона туры тәмамланды.
Республика конкурсы Татарстан Республикасы халыкларының милләтара татулыгын ныгыту, шулай ук мәктәпкәчә һәм башлангыч мәктәп яшендәге балаларны удмурт халкы мәдәниятенә җәлеп итү максатларында үткәрелә.
Бу юлы да мөмкинлекләре чикле кешеләр әйләнә-тирәдәгеләргә үзләренең рухи көчләрен һәм максатка ирешүдә бетмәс-төкәнмәс ихтыярларын күрсәттеләр.
2019 елның 6 декабрендә Шеңшеңәр мәдәният йортында Чулпан Габделганиева инициативасы белән «Дуслар җыелган җирдә» дип исемләнгән мөмкинлекләре чикләнгән үзешчәннәр концерты булды. Эчтәлекле иҗади номерлар берәүне дә битараф калдырмады. Концертта Казан шәһәре артистлары: Алмас Сафин, Рәсим Фасыйхов, Динә Закирова, Рүзәл Зыятдинов һәм башкалар да катнашты.
2019 елның 7 декабрендә Балтач районы делегациясе Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы тарафыннан Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм социаль-икътисадый мониторинг комитетына ярдәм итү буенча Республика ресурс үзәге белән берлектә оештырылган «Социаль ярминкә» Республика хәйрия фестивалендә катнашты. Фестивальдә Идел буе федераль округы, ТР министрлыклары һәм ведомстволары, муниципаль берәмлекләр башлыклары, СЮКО һәм социаль эшкуарлар, ТР Иҗтимагый палатасы, ведомство һәм муниципаль иҗтимагый советлар әгъзалары һәм экспертлары җыелды.
Агымдагы елның 6 декабрендә Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль һәм медицина хезмәткәрләре өчен айлык укулар узды.
2019 елның 6 декабрендә Балтач бистәсендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Сөләйманова Рәмлә Габдрахман кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Хөрмәтле Балтач районында яшәүчеләр! Сезне Татарстан Республикасы шәһәр округлары, муниципаль районнары һәм оешмалары, җирле үзидарә органнары җитәкчеләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында халыктан сораштыруда катнашуыгызны сорыйбыз.
2019 елның 6 декабрендә Урта Көшкәт мәктәбендә «Никифоров укулары» дип аталган I төбәкара фәнни-гамәли конференция үз эшен башлады.
Укучылар удмурт телендә «Инмысь шуд» спектаклен күрсәттеләр. Конференция кысаларында мәктәптә ачык дәресләр, секцияләр эше, түгәрәк өстәл һ.б. узачак.