ЯҢАЛЫКЛАР


22
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Район Сабан туеның быелгы сюрпризы әлегә сер булып кала?!

Район башлыгы Рамил Нотфуллин Карары нигезендә, агымдагы елның Сабантуй бәйрәмен уздыру авыл җирлекләрендә - 1 июльгә, ә район үзәгендә - 2 июльгә дип билгеләнде. 

"Сабантуй" паркында уза торган район Сабан туе якшәмбе көнне сәгать 11.00дә мәртәбәле кунаклар катнашында тантаналы төстә башланып китәчәк. 


21
июнь, 2017 ел
чәршәмбе
Наркотик матдәләр куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы Халыкара көрәш айлыгы уңаеннан "Наркотикларсыз тормыш" исеме астында 19 июнь көнне Чапшар авыл клубы һәм Кили күчмә китапханәсе белән берлектә балалар белән асфальтка рәсем ясау конкурсы оештырдылар.
"Наркотиксыз тормыш" айлыгы кысаларында Сосна мәдәният йортында 19 июнь көнне "Наркомания- гасыр бәләсе" дип исемләнгән профилактик чара булып узды.

17
июнь, 2017 ел
шимбә

     Сәрдегән авылында яшәүче Фәйзрахманова Нәгыймә Мөхәммәди кызына 17 июнь көнне 90 яшь тулды. 


16
июнь, 2017 ел
җомга

16 июнь көнне үзәк китапханәдә район китапханәчеләренең семинары булып узды. Семинар барышында  1-2 кварталда эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясалды, алда торган бурычлар билгеләнде.

Россия, республика күләмендә уздырылган бәйгеләргә катнашучы китапханәчеләргә Мактау кәгазьләре тапшырылды.

Семинарның практик өлешендә Экология елы уңаеннан , үзәк  китапханә  хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән «Җирдә кала эзләр»- исемле экобатл күрсәтелде.

 


15
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

15 нче июнь көнне “Мирас” мәктәп яны лагерена йөрүче балалар Шеңшеңәр авыл китапханәсенә экскурсиягә килделәр. Биредә укучылар яңа китаплар белән таныштылар, китаплар белән журналларның аермасын ачыкладылар. 2017 – Экология елы кысаларында, “Без – табигать балалары” дигән әңгәмәдә катнаштылар һәм “Файдалы үсемлекләрне беләсеңме?” викторинасына китап күргәзмәсе аша җавап эзләделәр.

14нче июньдә Смәел авыл китапханәсе балалар өчен, табигатьне саклауны пропагандалаучы ,   "Мин-табигать баласы" исеме астында могъҗизалар кыры уенын  үткәрде.

14 июнь көнне Балтач үзәк зурлар һәм балалар китапханәсе «Балтач» ял паркында яңа китаплар һәм журналлардан төзелгән «Яңа китап – яңа дөнья, Ачылмаган серле дөнья ул» дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим итте.

 


14
июнь, 2017 ел
чәршәмбе

1 июнь көнне Яңгул китапханәчесе ,Г.Гарифуллин исемендәге Яңгул гомуми урта белем бирү мәктәбе каршында оештырылган ,”Кояш-кай” лагерен ачу тантанасында катнашып ,аларны җәйге яллары белән тәбрик иттем,алдагы көннәрдә бергә –бергә матур кичәләр оештырырга ышандырдым.

1июнь –балалрныяклау көне уңаеннан Яңгул китапханәчесе ,Яңгул “Гөлчәчәк”балалар бакчасында яңа китапларга обзор уткәрде.Алар га төрле темага шигырьләр,кыскаа хикәяләр,әкиятләр укыдым.

Көннәрнең аяз торуыннан файдаланып, районның авыл хуҗалыгы һәм җәмгыятьләре хезмәтчәннәре басуларда көнне-төнгә ялгап эшлиләр. 

“Иртә язда чәчкән– откан”, дип халык юкка гына әйтмидер. Әле бит аны чәчәсе генә түгел, шытып чыккан үсентеләргә тиешле тәрбия бирәсе, корткычларга, чүп үләннәренә каршы эшкәртәсе дә бар. Шуңа да район хуҗалыкларында чәчү белән беррәттән чәчүлек мәйданнарны корткычларга, чүп үләннәренә һәм төрле авыруларга каршы гербицидлар белән эшкәртү эшләре дә башланып китте. Шулай ук сабан культуралары мәйданнарында тырмалау эшләре дә бара. 

"Әлеге культуралар чәчелгән мәйданнарны да чүп үләннәренә һәм корткычларга каршы гербицидлар белән эшкәртүне башлау өчен тырмалау эшләрен тизләтү таләп ителә, дип бурыч куйды район башлыгы Рамил Нотфуллин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International