ЯҢАЛЫКЛАР


17
апрель, 2023 ел
дүшәмбе

2023 елның 15 апрелендә Кукмара шәһәрендә мәктәп волейбол лигасының зона этабы ярышлары узды. МББУ "Балтач урта гомуми белем бирү мәктәбе" кызлар командасы беренче урынны алды. Котлыйбыз!

2024-нче елда нинди җәмәгать урыннарын төзекләндерергә?

15 нче апрель көнне Казан шәһәренең "Баско" боз сараенда , 2022-2023 нче елгы сезонның, ир-атлар командалары арасында, Татарстан Республикасы Кубогына узган ярышында район командабыз финал уенында "Регион 116 " Теләче командасына 3:4 буллитлар буенча отылып 2 нче урынны яуладылар.

15 нче апрель көнне 2006-2008, 2005 елда туган һәм аннан өлкәнрәк егетләр һәм кызлар арасында "МДСУ-1" призларына ачык шэхси- командалар арасында бадминтон буенча ярыш узды. Ярышта 5 район катнашты: Балтач, Арча, Теләче, Саба, Кукмара.


15
апрель, 2023 ел
шимбә

Хөрмәтле православие динен тотучы райондашларыбыз! Күңелләрдә якты киләчәккә ышаныч һәм өмет уята торган изге бәйрәм белән котлыйм сезне! 

Пасха бәйрәме милләтара һәм динара дуслыкны ныгыта, районыбызда яшәүче төрле милләт һәм дин кешеләрен бер-берсенең гореф гадәтләренә хөрмәт белән карарга өйрәтә.


14
апрель, 2023 ел
җомга

Милли мәдәният һәм традицияләр елы кысаларында, 2023 елның 14 апрелендә «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү Балтач комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан “Халык язуы” дигән шөгыль үткәрелде. 

Быел февраль аенда безнең районнан берьюлы 2 яшь гаилә 2023 елда торак шартларын яхшырту өчен торак бәясенең 35% гос дәүләт түләү таныклыгы алды. Хәзерге вакытта Башкарма комитетта «яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасында катнашу өчен яшь гаиләләрнең гаризаларын кабул итү һәм 2024 елда шундый субсидия алу үткәрелә.

2023 елның 14 апрелендә Балтач УСЗда Зарница 2023 хәрби - спорт уенының муниципаль этабы узды.

     Татарстан Республикасы Балтач район башкарма комитетының 2023 елның 13 апрелендә 70 номерлы күрсәтмәсе белән «Балтач муниципаль районының хезмәтне саклау буенча 2023 елның иң яхшы белгече» һөнәри осталык район конкурсы игълан ителә.

Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International