ЯҢАЛЫКЛАР


9
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе
Алан авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары белән "Әкият эчендә хикмәт бар" дигән кичә уздырылды.
21 октябрь көнне Алан төп белем бирү мәктәбендә башлангыч сыйныф укучыларына Мәдәни көндәлек тапшыру тантанасы булды.
4нче  ноябрь көнне Әтнә авыл клубында 2-4нче  сыйныф балалары белән көзге бал бәйрәмендә "Могҗизалар кыры" үткәрелде.

5
ноябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе


                Балтач үзәк китапханәсендә Республика яшьләр китапханәсе игълан иткән «Листая любимую книгу» - яшь рәссамнар бәйгесенә нәтиҗә ясалды.

Бәйгегә  14 яшьтән- 25 яшькә кадәр  булган 28 кеше катнашты.

Бәйге нәтиҗәләре:

1 урын – Шакирҗанова Айгөл Илгиз кызы- Карадуган авыл китапханәсе укучысы;

                 Кунаева Лилия Юрьевна- Урта Көшкәт авыл китапханәсе укучысы;

2 урын- Ахметшина Диния Вакил  кызы- Пыжмара авыл китапханәсе укучысы;

                Николаев Артур Юрьевич- Субаш авыл китапханәсе укучысы;

3 урын-Кузьмина Дарина Юрьевна- үзәк балалар китапханәсе укучысы;

              Уразайкина Алина Валерьевна- Чепья №2 филиалы укучысы;  

Призлы урынга лаек булган эшләр Республика яшьләр китапханәсендә  бәйгенең 2 турына катнашачак.      

 

 

5 ноябрь  көнне  Балтач үзәк балалар китапханәсендә Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан  китапханәбезгә килгән китап укучылар белән  “Без тарихта эзлебез” исемле әңгәмә узды. Балалар Республикабызның  дәүләт символлары белән таныштылар, Татарстаныбыз турында мәгълүмат алдылар. Әңгәмәбез әлеге теманы ачучы викторина сорауларына җавап бирү белән тәмамланды.

3 ноябрь көнне  Балтач үзәк  балалар китапханәсендә  Россиядә Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан гимназиянең 3 В сыйныфы укучылары белән берлектә “Дуслык белән көчле без” исемле тематик кичә булып узды.  Кичәдә китап укучылар дуслык темасына шигырьләр сөйләделәр, сорауларга җавап бирделәр, уеннар уйнадылар, шул теманы яктырткан матур әдәбият белән таныштылар. Ә кичәбез презентация белән баетылды.

 

 

30нчы октябрь –1нче ноябрь көннәрне  Санкт-Петербург шәһәрендә  «Өстәмә белем бирү һәм тәрбия системасының үсеш перспективалары»  II Бөтенроссия конференциясе  булып узды. Балтач балалар сәнгать мәктәбе  "Иң яхшы өстәмә белем бирү учреждениесе" конкурсында,   "Иң яхшы сәнгать мәктәбе" номинациясендә лауреат исемен яулады. Сәнгать мәктәбе директоры Кадырова М. Н. һәм теория укытучысы Корбанова Ю. А. конференциядә катнашып,  диплом, кубок һәм медаль белән бүләкләнеп кайттылар.

“Мәктәп коллективына, укучыларга һәм аларның әти-әниләренә башкарылган эш өчен олы рәхмәтебезне җиткерәбез  һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар теләп калабыз!», дип хәбәр итте Миләүшә Кадырова

Кили мәдәният йорты китапханә белән берлектә җирлегебездә яшәп иҗат итүче шагыйрәләребез Флёра Габдуллина һәм Салиха Гаязова белән "Шигърият - ул серле дөнья" дип исемләнгән очрашу уздырды. Кичәдә мәгънәле шигырьләр тыңланды, җырчыларыбыз кунакларга матур җырларын бүләк итте.

4нче  ноябрь көнне, Сосна кумәк хуҗалыгы ашханәсендэ, "Һөнәре барнын, ашы бар!" исемле шофёрлар һәм механизаторларга бәйрәм кичәсе уздырылды. Бәйрәм табыны артында утырган һәр кеше бәйрәмнән канәгать һәм яңа үрләр яуларга көч, дәрт алып кайтып китте.

4 нче ноябрь көнне Тубән Ошма авыл клубында "Халыклар бердәмлеге" көне уңаеннан яшьләр өчен әңгәмә уздырылды. Әлеге чарада катнашучылар бу бәйрәмнен килеп чыгышы, тарихы белән таныштылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International