ЯҢАЛЫКЛАР


8
май, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген Карадуган авылында да Җиңү бәйрәменә багышланган тантана булып узды. Биредә иң зур кунаклар, әлбәттә, ветераннарыбыз иде. 

Кызганычка каршы, араларында дәһшәтле сугышта катнашканнары булмаса да, Җиңү көнен якынайтырга үзләреннән зур өлеш керткән тыл ветераннары бар иде.
Бәйрәм сугыш чорына багышланган җырлар белән "үлемсез полк"ның авыл әйләнүеннән башланып китте. Әлеге минутларда өлкән буын кешеләренең күзләрендә яшь бөртекләре ялтырады.

Бөрбаш урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары өчен 9 май - Җиңү көне, Хәтер көне, өлкәннәрне хөрмәтләү, олылау көне дә.

Алар бу көнгә иң матур җыр-биюләрен әзерли, күздән яшь чыгарырлык шигырь юлларын өйрәнә. Әнә алар бер атна алдан һәр ветеранга, сугыш чоры баласына бик матур котлау сүзләрен язып, бәйрәмгә чакырдылар. Моннан 3 ел элек укучылар шәфкатьлелек ярминкәсе уздырып, аларга бүләкләр алдылар, чәй табыны корып, сугыш чоры балаларын мәктәпкә җыйдылар. Бу Татарстан тарихында сугыш чоры баласын беренче мәртәбә шулай хөрмәтләү булгандыр әле. Әй куанды алар, күз яшьләре белән рәхмәт әйттеләр.

6 май көнне Көек авылында Бөек Җиңү якынлашкан көннәрдә “Сезнең батырлык мәңгелек”исеме астында акция игълан иттек! Авыл балалары: мәктәпкәчә яшьтәгеләрдән алып 1сыйныфка хәтле балалар белән берлектә тыл ветераннарын хөрмәтләү йөзеннән һәрберсенә кереп хәлләрен белештек. Мин китапханәче буларак, яшь буында хәрби-патриотик хисләр ныгыту максатыннан бу эшкә ныклап тотындым, чәчәкләр алып, георг.ленталар таратылды, китап тапшырылды.Һәм махсус тыл ветераннарына дип әзерләнгән папкадагы фотолар белән таныштырдык. Ә балалар үз чиратында шигъри юллар сөйләп, җыр-биюләре белән кадерлеләребезнең күңелләрен күрде. Тыл ветераннары хатирәләрен яңартып, яшь буынга мәңге җуелмас киңәшләрен бирделәр. Күзләрдә яшь-күңелләрдә горурлык хисе белән нәни китап сөючеләрем өйләренә таралды. Әлеге адым уңышлы һәм оешкан рәвештә үтте!

Автор: китапханәче Зилә Нургалиева

Һәйкәл янында сугыш чоры балалары үзләренең хатирәләре белән уртаклашты. "Үлемсез полк" отряды сафларына кушылучы балалар әби-бабайларының фото портретларын алып килгәннәр иде. Чарада район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Зәкиева, авыл җирлеге башлыгы Тимур Гатауллин, Тимирязев исемендәге хуҗалык җитәкчесе Булат Исрафилов, Норма мәктәбе коллективы һәм авыл халкы катнашты.

6 май көнне Яңгул авылында Бөек Җиңү көненә багышланган митинг үтте. 
Яңгул авылы да зур түгел, 
Илем картасында бер төртке. 
Шул төрткедән сугыш кырына 
Күпме лачын, кыю ир китте. 

Әйе, сугыш афәте Яңгулны да читләтеп узмый. Бөек Ватан сугышына 500 дән артык авылдашыбыз китә һәм күпләре кире әйләнеп кайта алмый. Алар бүгенге матур тормыш барәбәренә чит җирләрдә башларын салалар. 

Район үзәгендә Җиңү көненә багышланган тантаналы митинг 9 майда сәгать 10.00 да башлана. 

Бу көнне иртәдән үзәк урамда сугыш чоры җырлары яңгыраячак. 
8.00-9.00 - радиодан сугыш һәм тыл ветераннарына багышланган махсус тапшырулар тапшырылачак. 
9.00 - 9.55 - концерт һәм "Үлемсез полк" акциясенә теркәлү үтә.
10.00 - бәйрәмнең ачылышы. 
10.30 - Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган митингның тантаналы өлеше. 
11.30-13.00 - район үзешчәннәре концерты. 

Чапшар авылында Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышлап митинг үткәрелде. Хөрмәтле авыл өлкәннәрен зурлап котларга мәгариф бүлеге җитәкчесе Алия Зәкиева һәм җирлек башлыгы Тимур Гатауллин килде. Тыл ветераннары, сугыш чоры балаларына багышлап мәктәп балалары шигырьләр сөйләделәр, җырлар багышладылар. Өлкәннәр сугыш кырында ятып калган һәм монда кайтып вафат булган авылдашларыбыз рухына дога кылдылар.

7 нче май көнне Көшкәтбаш авыл клубы мөдире Гүзәлия Хасанова "Сугыш афәтләрен күрмик" исеме астында сугыш чоры балалары белән очрашу уздырды.

Сәрдек авылы клубында Җиңү көне уңаеннан "Онытылмас сугыш михнәтләре" дип исемләнгән очрашу кичәсе оештырылды.

Митингны авыл җирлеге башлыгы Рафил Сибәгатуллин  ачып җибәрде.

Салавыч авылында  һәйкәл каршындагы мәйданга иртәдән үк кешеләр ташкыны агылды.

Быел бик күпләр сугышта катнашкан я һәлак булган бабалары, әтиләре фоторәсемнәрен алып килеп, “Үлемсез полк” сафларында тулы бер колонна булып үзәктән үттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International