“Көзге мәрхәмәтлелек атналыгы” кысаларында “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә «Кешенең табигатькә йогынтысы» дип исемләнгән видео презентация күрсәтелде. Бу презентация бүгенге көндә табигатьнең нинди халәттә икәнлеген күзалларга ярдәм итте.
2 октябрь көнне, “Көзге мәрхәмәтлелек атнасы” акциясе кысаларында, Балтач үзәк зурлар китапханәсе хезмәткәрләре олы яшьтәге китап укучыларга яңа журналлар, китапларны өйләренә илтеп бирүне оештырдылар.
Республика буенча үткәрелә торган «Осенняя неделя добра - эстафета добрых дел “ДОБРЫЙ ТАТАРСТАН ,”МӘРХӘМӘТЛЕ ТАТАРСТАН» дигән акция кысалары буенча Чепья авыл һәм балалар китапханәсе хезмәткәрләре авылыбызның чишмә буйларын чистартуда катнаштылар.