Хәзерге вакытта «Атмосфера»конкурсының төбәк этабы үткәрелә. Конкурс эшләре һәм кирәкле документлар 2023 елның 15 ноябренә кадәр Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420111, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Батурин урамы, 7Б йорт.
Хәзерге вакытта «Атмосфера»конкурсының төбәк этабы үткәрелә. Конкурс эшләре һәм кирәкле документлар 2023 елның 15 ноябренә кадәр кабул ителә
Әлеге яңалык сайта бирелмәгән
14 сентябрьдән ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты «Мин һәм Кызыл китап» («Я и Красная книга») исеме астында балалар эшләнмәләре бәйгесе игълан итә. Чара, иҗади һәм иҗтимагый-агарту эшчәнлегенә җәлеп итеп, яшь буында экологик аң формалаштыру, республикабызның сирәк һәм юкка чыгу куркынычы астында булган үсемлек һәм хайван төрләрен саклап калу белән кызыксынуны үстерү максаты белән уздырыла.
Эелеге яңалык сайтта бирелмәгән
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы (алга таба - министрлык) хәбәр итә, хәзерге вакытта 2024/2025 уку елында «социаль эш» белгечлеге буенча гражданнарны максатчан укытуны оештыру буенча эш алып барыла.
Әлеге яңалык сайтта бирелмәгән
Россиядә 2023 ел укытучы һәм остаз елы дип игълан ителгән, шулай ук РФ Мәгариф министрлыгының Эксперт советы тарафыннан, Россиянең мәгариф учреждениеләрендә 2024 елга мәктәп театрлары булдыру каралган. Мәктәп театр студияләрен системалы үстерү, «К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры " ДБУ укучыларының һәм педагогларының иҗади потенциалын тормышка ашыру өчен мәктәп һәм гаилә театрлары өчен беренче профессиональ фестиваль - конкурс үткәрергә планлаштыра, чөнки нәкъ менә гаилә театрларыннан ерак 19 гасырда татар театры башлана.
Гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Раис премиясен бирү комитеты 2023 елның 23 августында Татарстан Республикасында гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Раис премиясенә дәгъва итү өчен документлар кабул итү башлануы турында хәбәр итә.
Әлеге яңалык сайтта бирелмәгән