7 июль көнне «Наз» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль һәм медицина хезмәткәрләре өчен уку оештырылды. «Наз» үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева социаль һәм медицина хезмәткәрләрнең эш сыйфатын тикшерү турында сөйләде.
Социаль эш буенча белгеч Гүзәл Кәлимуллина "Сәламәтлек чишмәсе” программасын тормышка ашыру турында әйтеп китте.
Оештырылган уку социаль һәм медицина хезмәткәрләрнең белемен арттыра, өлкәннәр белән уртак тел табу һәм аларны хөрмәт итәргә өйрәтә.