Бөрбаш авыл җирлегендә 2017 елда җыелган үзара салым акчасына юлларны төзекләндерү эшләре алып барыла. Алан авылының Мәктәп урамында, Җаваплылыгы чикләнгән “Сельхозхимия” оешмасы тарафыннан, барлык таләпләргә туры китереп таш юл җәелде.