Район башлыгы Рамил Нотфуллин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегацияне Балтач районының эшчәнлеген чагылдырган күргәзмә белән таныштырды.
5 июль көнне Лаеш районында "Бөтенроссия басулары көне - 2017" агросәгәгать форумының ачылу тантанасы булып үтте. Алдан билгеле булганча, әлеге зур күргәзмәдә безнең Балтач районы да катнашып, авыл хуҗалыгы районы буларак, үз эшчәнлеген һәм җитештергән продукциясен тәкъдим итте. Әлеге чарада шулай ук районның мәдәният хезмәткәрләре дә кунакларны каршы алды.
Күргәзмәдә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры Александр Николаевич Ткачев, Кытай Халык Республикасы Авыл хуҗалыгы министры Хань Чанфу әфәнде, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов катнашты.
Фотолар http://president.tatarstan.ru/tat/photo/show/2304525?.. рәсми сайттан алынды.
https://vk.com/baltasi_official?w=wall-122979932_2643