11 май көнне «Наз» Халыкка комплекслы социаль хезмәт курсәтү үзәгендә социаль һәм медицина хезмәткәрләре өчен уку оештырылды. Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина социаль һәм медицина хезмәткәрләрнең эш сыйфатын тикшерү турында сөйләде. «Наз» үзәге директор урынбасары Фәния Йосыпова туберкулезны профилактикалау чаралары турында әйтеп китте. Социаль эш буенча белгече Гүзәл Кәлимуллина халыкның вакцинация турында мәгълүмат сөйләде.
Оештырылган уку социаль һәм медицина хезмәткәрләрнең белемен арттыра, өлкәннәр белән уртак тел табу һәм аларны хөрмәт итәргә өйрәтә.