7нче апрель көнне Балтач районының татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен “Бердәм дәүләт стандартларын тормышка ашыру шартларында татар теле һәм татар әдәбиятын укытуда дәвамчылык” темасына методик семинар булып узды. Анда мәгарифне үстерү институтыннан Сәгдиева Илсия Тәлгат кызы да катншты. Катнашкан укытучылар таныклыкка ия булдылар.
Балтач спорткомплексында укучы кызлар өчен “Форпост” ярышлары узды.
Мәгариф идарәсе методисты – Гаязова Р.С., Балтач гимназиясеннән: директор – Мухарлямов Р.К., тәрбия эшләре буенча директор урынбасары – Юнысова Р.И., башлангыч сыйныфлар укытучысы – Хакимова Г.К. Зәй районында сәламәтлекне саклауга багышланган семинарда катнаштылар.
Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек максатыннан, Норма урта мәктәбендә мәгариф идарәсе методистлары – Ашрапова Р.Г., Гарипова Э.Р., Закирова Р.З. имтиханда катнашучы оештыручылар (организаторлар) өчен укулар уздырдылар. Анда барлыгы 55 укытучы документлар тутыру тәртибе, имтихан таләпләре белән таныштылар һәм тест эшләделәр.