Райондашларыбыз “Сәламәтлек тасмасы” акциясенә кушылдылар

2017 елның 7 апреле, җомга

2017 нче елның 3 апрелендә Бөтендөнья сәламәтлек көненә әзерлек йөзеннән, “Наз” үзәге социаль педагогы, “Волонтер” үзәге кураторы ярдәмчесе Наталья Закирова тарафыннан “Сәламәтлек тасмасы” дип исемләнгән акция уздырылды. 
Әлгеге акциянең максаты: үсеп килүче буынны сәламәт яшәү рәвеше алып баруга өндәү, аны пропагандалауга тарту. 
Сәламәтлек тасмасының яшел төсе гармония символы булып тора. Ул негатив кичерешләрдән арынырга ярдәм итә. Шулай ук яшьлек һәм яңа тормыш символы да. Активистлар әлеге тасмаларны өләшеп һәр кешене сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өндәделәр. 
Әлеге акция кешеләрнең күңелләренә хуш килде. Алар теләкләре булганнар өчен “Сәламәтлек марафоны” оештырырга дигән тәкъдим дә алдылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International