6 апрель көнне ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре Ногманов Ринат Мидхәтович белән Габбосов Илнар Хатипович килеп, районда язгы чәчүгә әзерлекне тикшерде. Шул уңайдан, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре катнашында "Яңа тормыш", "Борнак", "Арбор", "Сосна" хуҗалыкларында әзерлекне тикшерүләр узды.
Орлыкларның сакланышына, машина-тракторларның һәм тагылма агрегатларның төзеклегенә, әзерлегенә, хезмәтне саклау чараларының үтәлешенә, техосмотр, хезмәткәрләргә үткәрелгән инструктажларга, документация алып бару тәртибенә, куелган таләпләрнең башкарылуына, коллективта эшнең ни дәрәҗәдә оештырылуына игътибар ителде.