Дәва үләннәре

2017 елның 5 апреле, чәршәмбе

   Агымдагы елның 4 нче апрелендә Балтач муниципаль районының “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә “Дәва үләннәре”исеме астында очрашу булды.

   Әлеге чарада Чепья авыл китапханә мөдире Зиатдинова Залия Фәләхетдин кызы тернәкләнүчеләрне  дәва үләннәренең файдасы, аларны җыю вакытлары, тәнәтмәләр ясау тәртибе белән таныштырды.Чарада дәва үләннәре турында китап һәм рәсем күргәзмәсе дә урнаштырылган иде.Әңгәмәдә тернәкләнүчеләр үзләре дә актив катнашып үз фикерләре белән уртаклаштылар һәм очрашу ахырында барлык катнашучылар үлән төнәтмәләреннән авыз иттеләр. Бүлекчәдә узган әлеге чара тернәкләнүчеләргә үләннәр турында булган белемнәрен яңартырга, өстәмә мәгълүмәт тупларга, сәламәт яшәргә мөмкинлек бирә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International