4 апрель көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә рус балалар язучысы, шагыйре К.И.Чуковскийның тууына 135 еллыкка багышлап “Минуты радости дарить” исемле әдәби кичә узды. Кичә Балтач урта мәктәбенең 2Г сыйныф укучылары (җитәкчеләре Габдуллина Л.Н.) көче белән әзерләнеп, кунакка Балтач урта мәктәбенең 2В сыйныфы балалары чакырылды. Балалар язучының иҗаты белән таныштылар, авторның шигырьләрен сөйләделәр. Шагыйрьнең әсәрләре буенча төзелгән уеннарда китап укучыларыбыз үзләренең күп белүләрен күрсәттеләр. Кичә язучының тормышына багышланган презентация белән үрелеп барылды. Балалар кичәдән укырга яраткан язучыларының китапларын алып киттеләр. Чарабыз К.Чуковскийның “Мойдодыр” әкияте буенча төшерелгән мультфильм карау белән төгәлләнде.