Чепья авыл китапханәсе "Наз" тернәкләндерү үзәгендә "Дару үләннәре ни сөйли" исемле сәламәтлек сәгате үткәрде. Үләннәрне кайчан, ничек җыярга кирәк икәнлеге турында, аларның үзенчәлекләре, әһәмияте, файдасы турында аңлатылды. Ә соңыннан дару үләннәреннән ясалган төнәтмәләр белән чәй өстәле артында үзара гапләшү дәвам итте.