Сездән башка тормыш бармый

2017 елның 20 марты, дүшәмбе

Бу тармакның никадәр кирәкле икәнлеген укучыларыбызга аңлатып торуның кирәге юктыр. Бүгенге көндә максатлары күпмедер дәрәҗәдә үзгәрсә дә, халыкның көнкүрешен, көндәлек ихтыяҗларын канәгатьләндерүдә алар алыштыргысыз. 2016 елда гына да торак-коммуналь хуҗалыгы идарәсе тарафыннан халыкка 63 млн. сумлык хезмәт күрсәтелгән.

 Бу атнада әлеге хезмәт ияләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Шул уңайдан без район торак-коммуналь хуҗалыгы ида¬рәсе җитәкчесе Рашит ГАРӘФИЕВ белән әңгәмә кордык.

 Рашит Фәритович, торак- коммуналь хуҗалыгы дигәч күзалдына су һәм җылылык белән тәэмин итү, күпфатирлы йортларда ремонт эшләрен башкару күзалдына килә, юкса сезнең хезмәт болар белән генә чикләнми.
– Балтач торак-коммуналь хуҗалыгы идарәсе коллективы бистә һәм 24 авылда урнашкан оешма-предприятиеләрне, хуҗалыкларны су, җылылык белән тәэмин итә, канализация суларын түгү хезмәтләрен башкара. Кыш айларында район үзәгендәге тротуарларны кардан арындыру, административ биналарны җылыту да безнең карамакта. Оешмабыз өч юнәлеш буенча эшли – торак-коммуналь хуҗалыгы, бердәм исәп-хисап үзәге һәм “Идарәче” компания.
– Бердәм исәп-хисап үзәге, “Идарәче” компания ниләр белән шөгыльләнә?
– Бердәм исәп-хисап үзәге исеменнән күренгәнчә, коммуналь түләүләр белән шөгыльләнә. “Идарәче” компания күпкатлы йортларда яшәүче халыкка торак хезмәтләре күрсәтә һәм йортларны төзек хәлдә тота, шулай ук бюджет системасына караган 12 котельныйга агымдагы ремонт эшләре башкара.
 Ремонт димәктән, күп фатирлы йортлар ремонты да районыбызда уңышлы гына тормышка ашырылып килә.
– Әйе, ел саен алдан билгеләнгән график нигезендә берничә йортка төзекләнерү эшләре башкарыла. Мәсәлән, 2016 елда ике йортка 4 миллион 194 мең сумлык капиталь ремонт башкарылды. Бүгенге көндә 44 йортның 38ендә ремонт эшләре төгәлләнеп, халыкка күп уңайлылыклар тудырылды. Бу, әлбәттә,бистә һәм авылларныбызны бизи. Әмма шул ук вакытта биредә яшәүчеләрдән сакчыл карашта та таләп итә.
 Язга аяк бастык, җәйгә дә ерак калмады, димәк, су проблемасы да баш калкытачак...
– Оешмабыз балансында барлыгы 49 су скважинасы, 4 чишмә, 134, 7 чакрым су үткәргечләре, тәүлегенә 400 куб метр җитештерү көченә ия булган бер чистарту корылмасы, 4 насос станциясе һәм 11,7 чакрым канализация челтәрләре исәпләнә. Күп объектлар тузган хәлдә булу сәбәпле, аварияләр еш булып тора, халыкта да ризасызлыклар күп туа. 2016 елда су челтәрләрендә генә дә 50 авария очрагы теркәлде.
 Әлеге проблемаларны хәл итүдә нинди чаралар күрелә?
– Соңгы елларда “Чиста су” программасы аша яңа урамнарга су трассалары салынды. Өстәмә скважиналар булдырылды. Әлегә иске су трассаларын алыштыру, канализация трассаларын булдыру мөһим эшләр булып тора. Балтач үзәгендә су челтәренә капиталь ремонтны финанслау мөмкинлеге булып, дүрт су башнясы, 50 кубометрлы ике су сыйдыргыч сатып алынды һәм 3,5 чакрым су трассасы алыштырылды, Кризис җилләре тимәсә, әлеге эшләрне быел да дәвам итәргә исәбебез. Шул ук вакытта су чистарту корылмасына, насос станцияләренә капиталь ремонтка акча бүленеп, планлы эшләр башкарылды.
 Болардан тыш, тагын ниләр эшләнә?
– Инде җылылык трассаларын, котелларны яңарту да беренче планда. Бу объектларны зур чыгымнарсыз башкарып була торган да түгел. Шулай да республиканың “Котелларны алмаштыру” программасы нигезендә Яңгул мәктәп-бакча котелныенда 1,5 миллион сумлык капиталь  эшләре башкарылды. 6 газ котелы, газ счетчигы, өлешчә җылылык трассасы алышынды. Шушы ук программа нигезендә узган ел Сосна авылында өч котельныйга ремонт ясалды.
 Бу эшләрне эшләр өчен иң беренче чиратта ныклы техник база сорала...
– Дөрес әйтәсез, әлеге эшләрне җиренә җиткереп башкарыр өчен иң беренче чиратта материаль техник база кирәк. Бу юнәлештә дә күләмле эшләр башкарыла. Гараж, склад биналары төзекләндерелде, техникалар яңартылды. Оешмабызда бүгенге көндә барлыгы 105 кеше хезмәт куя.Һәрберсе турында озаклап сөйләп булыр иде. Бездә бары тырыш, максатчан кешеләр генә эшли ала. Чөнки хезмәтебез турыдын-туры кеше факторы белән бәйле. Көнкүрештә ашыгыч ярдәм ролен үтибез, ә ашыгыч ярдәм ялгышуларны, дорфалыкны, кичектерүләрне кичерми. Бәйрәмебез якынлашкан көннәрдә коллетивтагы һәр хезмәткәргә иң беренче чиратта сәламәтлек, яңадан-яңа уңышлар, һөнәри үсеш, җан тынычлыгы, гаилә бәхете телим. Торак-коммуналь хуҗалыгы районның иң катлаулы һәм күп вазифалы системаларының берсе булып тора. Безгә районыбыз халкына уңай шартлар тудыру буенча зур җаваплылык йөкләнгән. Хезмәтебезнең тотрыклылыгы, коллективның һөнәри осталыгы яшәү шартларының уңайлылыгын билгели. Максатыбыз – Балтачыбызны һәр яктан төзек һәм яшәү өчен уңайлы итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International