2016 нчы елның 14 декабрендә укучыларның башкару сәләтләрен үстерү, татар халык иҗатын пропагандалау һәм татар милли музыкасы аша укучыларга мәдәни һәм әхлак тәрбиясе бирү максатыннан Римма Ибраһимова исемендәге “Халык зур ул, моңлы ул...” зонаара ачык конкурс-фестиваль узды.Конкурс-фестивалендә 7 яшьтән алып 15 яшькә кадәрге Балтач, Арча, Биектау,Кукмара, Саба муниципаль районнарынна һәм Киров өлкәсеннән йөздән артык гомуми белем бирү мәктәбе укучылары катнашты.
Фестивальне оештыручылар:
• Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты
• “Таттелеком” ачык акционерлык җәмгыяте
• Балтач муниципаль районы мәгариф бүлеге.
• Балтач муниципаль районы мәдәният бүлеге.
• Балтач муниципаль районы«Кенә төп гомуми белем мәктәбе»
Фестивальдә катнашкан барлык укучыларга да катнашу сертификатлары, җиңүчеләргә дипломнар бирелде. Җиңүчеләргә “Таттелеком” ААҖ һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының махсус бүләкләре тапшырылды.