«Наз» Халыкка комплекслы социаль хезмәт курсәтү үзәгендә социаль һәм медицина хезмәткәрләре өчен уку оештырылды.

2016 елның 10 ноябре, пәнҗешәмбе

9 ноябрь көнне «Наз» Халыкка комплекслы социаль хезмәт курсәтү үзәгендә социаль һәм медицина хезмәткәрләре өчен уку оештырылды. Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина гаиләгә ялгыз яшәүче өлкәннәрне кабул итүне тәкъдим ите. «Наз» үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева налогларны вакытында түләү турында әйтеп китте. Директор урынбасары Фәния Йосыпова терроризм турында мәгълүмат сөйләде.

   Оештырылган уку социаль һәм медицина хезмәткәрләрнең белемен арттыра, өлкәннәр белән уртак тел табу һәм аларны хөрмәт итәргә өйрәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International