Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты 2016 елның 10 нчы сентябрендә кабул иткән 625 нче номерлы Карары белән балага айлык пособие билгеләгәндә гаиләнең җан башына туры килә торган уртача керемен исәпләүгә үзгәрешләр кертелде.
Балага айлык пособие җан башына керемнәре Татарстан Республикасында билгеләнгән яшәү минимумыннан азрак булган гаиләләрдәге 16 яшькә кадәрге балаларга бирелә.
Бүгенге көндә яшәү минимумы 8141 сум. Пособиенең күләме бер айга 281 сум, ә ялгыз эниләрнең баласына 745 сум. Бу пособиене бүгенге көндә 1480 бала ала.
Исәпләүдәге үзгәрешләр исә исәпкә алына торган керемнәрнең чорына кагыла. Элегрәк пособие билгеләгәндә, гариза биргән айдан алда килгән өч айда гаиләнең һәр әгъзасы акчалата һәм натуралата алган керемнәр исәпкә алынса, яңа үзгәрешләр нигезендә мөрәҗәгатъ итүчеләргә ярты елгы, ягъни алдагы 6 айдагы керемнәр турында документлар алып килергә туры киләчәк.
Мөрәҗәгатъ итүченең ризалыгы нигезендә балага ай саен түләнә торган пособиене район пенсия фондында булган хезмәт хаклары күләмнәре турындагы 6 айлык мәглүматны кулланып билгеләп була.
– Шәхси эшмәкәр салым инспекциясенә бирә торган документларда керем һәм чыгымнарын нульләрдә күрсәтә икән, аның кереме итеп керемнең шартлы күләме алына. Ул муниципаль район буенча җан башына туры килә торган акчалата керем күләменә тигез. Балтач районында 2016 нчы елның 2 кварталына акчалата җан башына керем 12 986 сум 50 тиенне тәшкил итә.
– Үзгәрешләрдә алиментлар буенча керемне исәпкә алу турында да сүз бар. Әгәр алиментлар түләү турында килешү яисә аларны түләттерү турында суд карары булмаса, ул чагында уртак керем составына алиментларның шартлы күләме кертелә. Ул баланың республикада кабул ителгән яшәү минимумы күләменә җиткерелә. Бүгенге көндә Татарстанда алиментларның шартлы күләмен билгеләгәндә исәпкә алына торган яшәү минимумы бер балага 8097 сум тәшкил итә.
– Бала пособиесе түләүне нинди сәбәп аркасында туктатыргамөмкиннәр?
– Балага айлык пособие түләү гариза бирүченең, баланың үлеме, ата-ана хокукыннан мәхрүм ителү яки хокукларыннан чикләү, баланы опекага тапшыру, баланың 18 яшькә кадәр никахка кереп, балигълык алуы, гариза бирүче һәм аның гаиләсе яшәү урынын алмаштыруы сәбәпле дә туктатылырга мөмкин.
Тулырак мәгълүматлар алу өчен безнең бүлекчәгә
2-57-94, 2-64-32, 2-41-37, 2-41-93 телефонарына шалтыратып мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Уңайлылык һәм вакытны янга калдыру өчен пособиегә документларны Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр порталындагы шәхси кабинеты аша тапшырыргамөмкин.