Район башлыгы Алтын һәм Зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтүче парларны бүләкләде.

2016 елның 2 октябре, якшәмбе

 30 сентябрь көнне Халыкара Өлкәннәр көне уңаеннан Балтач районының мәдәният үзәгендә бик матур чара булып узды. Бу бәйрәмгә районыбызның 50 һәм 55 ел бергә парлы гомер иткән күркәм гаиләләре дә чакырулы иде. "Алтын юбилярлар" - Габдулфаяз Габдулла улы һәм Кадрия Якуп кызы Габдуллинар, "Зөбәрҗәт юбилярлар" - Камил Бари улы һәм Рәйсә Хөсәен кызы Бариевлар сәхнә түренә чакырылдылар. Юбилярларны Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин җылы котлады, рәхмәт сүзләрен җиткерде. Район ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан истәлекле бүләкләр һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International