Административ хокук бозган гражданнарга беренче очракта ук кисәтү урынына протокол төзелеп, штраф салына. Ләкин халыкка бу гына көчле тәэсир ясап бетерә алмый ахрысы? Район башкарма комитеты каршында эшләп килүче чисталык комиссиясе (АДМ) утырышларына җаваплылыкка тартылган гражданнарның күпчелеге хокук бозуларны аек акыл белән, белә торып башкарганнар дип нәтиҗә ясап була. Шулай булмаганда, авыл җыеннарында кисәтүләр ясалуга, аңлату эшләре алып барылуга карамастан, авыл җирлекләрендә чүплекләр бетерелеп, хуҗалыктан чыккан көнкүреш калдыкларын һәр йортның капка төбеннән техника белән җыюны оештырдылар. Ә Нөнәгәр авыл җирлегендә табигатьне пычратып, чүп китереп аударганнар. Билгеле, һәр чүпнең үз адресы була. Бу очракта да тирә-якка квитанцияләр таралып ята. Адрес, исем фамилиясе бар, гаеплене табу бик җиңел була. Һәм билгеле инде, бркетмә төзелеп, штрафка тартыла.
Ә икенче беркетмәләр үз территориясеннән чыгап, тирес өйгән һәм аның пычрак суы күршенең бакчасына яки урамга аккан өчен төзелгән.
“Һәр хуҗалык үз территориясендә булырга тиеш. Күрше белән аралар да бозылмый, низаг та чыкмый. Территория дә тәртиптә була. Җирлекләрдә һәр кеше бердәм булып тырышканда гына моңа ирешеп булачак. Өлкән кеше үз үрнәгендә, ә яшьләр хезмәтләре белән нәтиҗәсен күрсәтәчәк. Елдан-ел экология мәсьәләсенә кагылышлы таләпләр катгыйлана бара. Россия Президенты Владимир Путин 2017 елны Россиядә Экология елы дип игълан итте. Димәк, чисталыкка карата булган таләпләр тагын да катгыйланачак дигән сүз”, дип белдерде әлеге комиссиянең рәисе район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров.